Агрокөч предприятиеләрендә «АГРО» сакчыл җитештерү системасы 2014 елдан башлап кертелә. Система кертелгән вакыттан икътисадый нәтиҗәлелек 2 млрд 483,46 млн сумм күләмендә бәяләнә. Сакчыл җитештерү инструментларына барлыгы 6674 хезмәткәр өйрәтелгән, 705 проект тәкъдим ителгән һәм ачылган, 36 258 тәкъдим бирелгән, 28292 тәкъдим гамәлгә ашырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән очрашты. Яклар институтны Татарстан агросәнәгать комплексы өчен яңа сортларның һәм технологияләрнең инновацион мәйданчыгы буларак алга таба үстерүнең стратегик бурычлары турында фикер алыштылар.
Бүген Биектау районында «2023 елның I кварталына терлекчелеккә йомгаклар һәм алдагы бурычлар» зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Бу сезонда Казанда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә узды.
Алдагы җәйге сезон өчен холдинг киң ассортиментлы продукция чыгара. “Агросила” бренды белән чыгарылган карлыган-нарат җиләге маринадында шашлык, «По-кавказски» шашлыгы, «Классический» шашлыгы, «Барбекю» маринадында тавык канатлары, «Дарницкие» мини-казылар (колбаскалар), «Гурман» һәм «Ветчинные» купатлары сатып алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, классик шашлык һәм «Дарницкие» мини-казылар составын яхшырткан. Мини-казылар хәзер йомшаграк, тәмлекрәк, ә шашлык әзерләгәндә тавыкның бот, балтыр ите һәм 3 өлешкә киселгән күкрәк ите генә кулланыла.
Бүген Алексеевск районында «Терлекчелек тармагының 2023 елның I кварталындагы эш нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлар» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга һәм Мамадыш муниципаль районнарында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде. Сәфәр кысаларында алар чәчү кампаниясенең темпларын бәяләделәр, шулай ук авыл хуҗалыгын үстерү хакында фикер алыштылар.
Бүген Казан дәүләт аграр университетында яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» V Республика олимпиадасы финалы узды.
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында «Хезмәт резервлары» спорт-савыктыру комплексы базасында баскетбол буенча ярышлар узды.
Hays кадрлар агентлыгы белешмәләре буенча, агросәнәгать комплексында эш бирүчеләренең 94%ында кадрлар җитми. Шул ук вакытта массакүләм персоналга ихтыяҗ арта: 2023 елда компанияләрнең 36%ы узган ел белән чагыштырганда эшчеләрне массакүләм яллауны арттырган. Әлеге фонда агросәнәгать комплексы предприятиеләренә массакүләм персонал эзләүнең һәм югары сезонда кадрлар белән эшләүнең нәтиҗәле инструментлары таләп ителә.