Казанда чәк-чәк әзерләү буенча автоматлаштырылган яңа линия ачылды

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Казанда чәк-чәк әзерләү буенча автоматлаштырылган яңа линия эшли башлады. Аның куәте - айга 25 тонна чәк-чәк әзерләп чыгарырлык. Хәзер, кулдан эшләүне исәпкә алып, «Бәхетле» компаниясе ай саен 70 тоннадан артык милли татлы ризык  әзерләп  чыгарачак. Шулай итеп, җитештерү куәте 55%ка артты. Маркетинг бүлеге белешмәләре буенча, яңа линия эшләтә башлау күмәртәләп сату күләменең артуына  бәйле. Хәзерге вакытта ваклап  һәм күмәртәләп сату өчен гомуми ихтыяҗ айга  65 тоннага җиткән. 
Компанияләр төркеме милли десерт белән федераль челтәрләр аша тәэмин итү буенча  хезмәттәшлек итә. Хәзер компания чәк-чәк белән  Россиянең эре дистрибьюторларын тәэмин итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International