Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты. Очрашу Татарстан  Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда республиканың агросәнәгать комплексын үстерү перспективалары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру һәм авыл территорияләрендә тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Татарстан аграрийлары дучар булган корылыкка бәйле вәзгыятькә аерым тукталдылар. Рөстәм Миңнеханов,    җәйге кыраулар  һәм явым-төшемнәр булмау аркасында   терлек азыгы һәм бөртекле культуралар  уңышы кимиячә, дип билгеләп  үтте.  Шуңа бәйле рәвештә,  яклар зыян күргән хуҗалыкларга   ярдәм  итү чаралары турында фикер алыштылар.


Гомумән алганда, министр республикада авыл хуҗалыгының тотрыклы үсешен һәм нәтиҗәләрне ныгытуын билгеләп үтте. "2022 елда авыл хуҗалыгы җитештерү индексы 126% булды – бу илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе", - диде Дмитрий Патрушев.


Авыл хуҗалыгы министры, Татарстан традицион рәвештә агросәнәгать комплексы линиясе буенча дәүләт ярдәме алучыларның иң эреләреннән  берсе булып тора, дип ассызыклады. 2023 елда республикага 4,8 млрд сум каралган. Хәзерге вакытта 60%ка якыны үзләштерелгән, шул исәптән ашлык җитештерүчеләргә каралган акчалар тулысынча җиткерелгән.


Терлекчелекне үстерү турында сөйләгәндә, министр узган ел нәтиҗәләре буенча төбәк илдә сөт җитештерү буенча лидер  булып кала - 2022 елда 2 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән, дип билгеләп  үтте. 


Дмитрий Патрушев шулай ук республикада ашламалар буенча эшне һәм мелиорация  комплексын үстерүне  югары бәяләде. Моннан тыш, Татарстан традицион рәвештә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда актив катнаша. 2022 елда бу максатларга 1,5 млрд сум юнәлтелгән, агымдагы елга  финанслау күләме 2 млрд сумга кадәр арткан. Төп проектлар юллар, социаль объектлар һәм инженерлык коммуникацияләре төзүгә бәйле.


Дмитрий Патрушев Татарстанда эш сәфәре белән килде. Сәфәре кысаларында министр «Бөтенроссия кыр көне – 2023» агротехнологик күргәзмәсендә катнашачак, шулай ук авыл территорияләрендәге берничә агропредприятиедә  һәм социаль объектларда булачак.

 
 
 
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International