Россия Федерациясе Дәүләт Советы делегациясе Биектау районында булды

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Советының Алтай крае авыл хуҗалыгы министры Сергей Межин җитәкчелегендәге делегациясе Татарстан Республикасының Биектау районында булды. Эш сәфәрендә алар белән бергә   Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов   йөрде.
Беренче чиратта кунаклар «Казансельмаш» ҖЧҖ эше белән таныштылар. Предприятие уңышны яклау өчен тагылмалы  һәм үзйөрешле сиптергечләр җитештерә. Завод эше турында аның генераль директоры Рәфис Мифтахов сөйләде һәм күрсәтеп йөрде. 
 Аннары делегация «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖенә юл тотты,  анда предприятие эшчәнлеге белән таныштылар.  Кунакларга Голштина, Джерси һәм башка токым үгезләрен күрсәттеләр. Предприятиенең төп бурычы – югары  кыйммәткә ия үгезләр орлыгын кулланып, ясалма орлыкландыру ысулларын кертү юлы белән эре мөгезле терлекләрнең продуктив сыйфатларын яхшырту. Кунаклар нәсел предприятиесен югары бәяләделәр һәм «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ генераль директорына җылы кабул иткән  өчен рәхмәт белдерделәр.
“Без, Татарстан Республикасындагы җитештерүне күреп,   тәҗрибә  алмаша  алуыбызга бик шатбыз”, – дип билгеләп үтте Сергей Межин.
Шулай ук Биектауның «Елмай» сөт комбинатында булдылар, анда сөтне пастеризацияләү, куерту цехларының һәм башка цехларның ничек эшләвен  карадылар. Эш сәфәре ахырында кунаклар Агросәнәгать паркында булдылар, анда  аларга   аның  генераль директоры Олег Власов сөйләп һәм күрсәтеп   йөрде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International