Алексей Песошин Россия Федерациясе Дәүләт Советының “авыл хуҗалыгы” юнәлеше буенча комиссия утырышында катнашты

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Бүген “Бөтенроссия кыр көне – 2023”  кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Советының «авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча комиссия  утырышы узды. Анда Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин, Россия  Федерациясе   Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кашин, Россия  Федерациясе   авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова, Алтай крае губернаторы Виктор Томенко катнашты.


Утырышта илнең агросәнәгать комплексының технологик суверенитетын тәэмин итү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Үсемлекләрне яклау чаралары темасына тукталдылар, илебезнең селекция һәм орлыкчылык базарының торышын һәм үсеш перспективаларын анализладылар.


 Алексей Песошин Татарстанның агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре турында  сөйләде. “Татарстан Республикасы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының даими ярдәме белән илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә", - дип билгеләп үтте Премьер-министр. 


Республика Россия төбәкләре арасында түбәндәге  урыннарны  алып тора:
 1 урында – сөт җитештерү буенча (2022 ел йомгаклары буенча, Татарстан тарихында беренче тапкыр, барлык категория  хуҗалыклар буенча 2 млн тонна сөт җитештерүгә ирешелде); 
2 урында – бәрәңге җитештерү буенча;
8 урында – чалу өчен терлек һәм кош ите җитештерү буенча; 
9 урында  -  йомырка җитештерү буенча;
9 урында – ашлык җыю буенча;
10 урында -  шикәр чөгендере уңышы буенча.


2022 елда 5,2 млн.тоннадан артык ашлык, 1,8 млн. тонна шикәр чөгендере, 900 мең тоннадан артык бәрәңге, 620 мең тонна май орлыгы, 266 мең тонна яшелчә уңышы җыелган.


Алексей Песошин җитештерүнең технологик тәэмин ителешенә аерым игътибар юнәлтте. 
2012 елдан «Авыл хуҗалыгы җитештерүен техник һәм технологик модернизацияләү» республика программасы эшли башлады, аның  буенча чыгымнарның бер өлеше  субсидияләнә. Программаны гамәлгә ашыра  башлаганнан  бирле 60 млрд.сумлык 28 мең берәмлек техника сатып алынган.
Техник һәм технологик модернизацияләүгә республика бюджетыннан ел саен 1,8 млрд.сум бүлеп бирелә.


2022 елда 3000 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы яңартылган, шул исәптән «Росагролизинг»ның ташламалы программалары буенча 763 авыл хуҗалыгы машинасы сатып алынган.
 Узган ел 100 гектар чәчүлектә  энергия белән тәэмин ителеш 176 ат көченә кадәр артты, 2023 елда аны 179 ат көченә кадәр арттыру планлаштырыла. 


Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә импортны алыштыру буенча эш дәвам итә. Республикада тракторларның 11%тан артыгы һәм авыл хуҗалыгы машиналарының 30%ка якыны чит илнекеләр. 


“Бүген күргәзмәдә бары  тик Россиядә һәм дустанә илләрдә генә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтелә, ул барлык  төр  авыл хуҗалыгы эшләрен башкарырга һәм авыл хуҗалыгы бизнесын уңышлы алып барырга мөмкинлек бирә”, - дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы
Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Владимир Кашин Татарстанны чәчүлек мәйданын киметмәгән үрнәк  төбәк буларак   китерде. 


“Идел буеның аерым төбәкләрендә чәчүлек мәйданы 2,6 яки 2,7 тапкыр һәм аннан  да  күбрәккә  кимеде. Бу яктан  Татарстан уңай  үрнәк  күрсәтә — чәчүлекләрнең 80%тан артыгы 1990 ел дәрәҗәсендә файдаланыла”, - диде Кашин.


Ул шулай ук, соңгы 20 елда Татарстанда, корылыкның еш булуына да  карамастан, бер  янгын очрагы да булмады, дип билгеләп  үтте.  
  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International