Республикада Җир сөрү буенча 10нчы юбилей чемпионаты башланды

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда Җир сөрү буенча Россиянең 10нчы юбилей чемпионаты башланды. Ул Россия агросәнәгать комплексының иң эре - «Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсе белән параллель рәвештә уза. Аны  ачуда  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин, Россия  Федерациясе   авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова, «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов катнашты.


Россиянең 40тан артык төбәгеннән һәм дустанә илләрдән иң яхшы механизаторлар ярышу  һәм җир  сөрү буенча Бөтенроссия   ярышларында җиңүчене билгеләү өчен   җыелдылар.


Елена Фастова кунакларны һәм катнашучыларны Россия  Федерациясе   Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин исеменнән сәламләде.


“Безнең агросәнәгать комплексы - икътисадның динамик үсештәге  тармакларның берсе. Аграрийлар безнең гражданнарны югары сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итә. Дәүләт ярдәме белән авыл хуҗалыгы техникасы яңартыла, предприятиеләр модернизацияләнә, фермер хәрәкәте һәм кулланучылар кооперациясе киңәя», – дип ассызыклады Елена Фастова. 


Узган ел “Алтын көз” күргәзмәсендә безнең республикага Җир сөрү буенча Россия ачык чемпионатының рәсми символы тапшырылган  иде, бу безнең республика үз территориясендә әлеге масштаблы чараны кабул итәчәкне аңлата иде. Әлеге чара Росагролизинг компаниясе белән берлектә авыл хуҗалыгын алып бару культурасын арттыру, аграр һөнәрләрне популярлаштыру, яшь белгечләрне авыл хуҗалыгына эшкә җәлеп итү максатларында үткәрелә.


Алексей Песошин чемпионатта катнашучыларны Татарстан  Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан  Республикасы  Хөкүмәте исеменнән сәламләде.


“Татарстан - стратегик өстенлекләрнең берсе - агросәнәгать комплексын үстерү булган төбәк һәм бу алга  таба  да  шулай  булачак. Без үзебезнең аграрийларны югары профессионализм күрсәтүләре  өчен хөрмәт итәбез. Аларның үзләре сайлаган эшчәнлек өлкәсендә даими рәвештә камилләшүгә,  омтылулары, эшкә  җаваплы караулары һәм үз һөнәрләрен яратулары    белән горурланабыз. Җир сөрү буенча ачык юбилей  чемпионаты һәркемгә бары  тик уңай хисләр генә бүләк итсен. Бу ярышларның тәҗрибәле катнашучыларга яңа чикләргә ирешергә ярдәм итүен, ә һөнәргә яңа килүчеләр өчен уңышка  трамплин булуын телим”, - дип билгеләп үтте ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International