6 июльдә Татарстанның «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ («РИВЦ» АҖ) һәм Поле.рф аграр маркетплейсы Татарстан агросәнәгать комплексын цифрлаштыру өлкәсендә стратегик хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.
«РИВЦ» АҖ һәм Поле.рф маркетплейсы тәҗрибә алмашу, яңа чишелешләр эзләү һәм АПК төбәк базары өчен e-commerce технологияләрен бергәләп үстерү турында килештеләр. Яңа инструментлар кертү Татарстан аграрийларына эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм тармактагы һәм дөньядагы үзгәрешләргә тизрәк яраклашырга мөмкинлек бирәчәк.
Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Поле.рф маркетплейсының тулы функционалыннан файдалана алу мөмкинлеге бирелә, болар: җитештерүчеләрдән турыдан-туры товарлар (орлыклар, ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, техника, запас частьләр һ.б.) сатып алу, финанс һәм лизинг хезмәт күрсәтүләреннән файдалану, шулай ук җыйган уңышны сату.
Россиядә агросәнәгать комплексын цифрлаштыру экспертлар бәяләве буенча бүген 25%тан артмый. Компания тармакны цифрлы трансформацияләүдә алдынгы булуына шат. Поле.рф – ул агробизнес өчен цифрлы экосистема, биредә Татарстан аграрийлары, Россия Федерациясендә эре ашлык җитештерүчеләр арасына керүчеләр буларак, бөтен илдән яңа сатып алучыларга чыга һәм кирәкле товарлар таба алалар. Алыш-бирешләр тулысынча онлайн, тиз һәм куркынычсыз.
“Аграрийларны үз бурычларын оператив хәл итү кызыксындыра: ашламалар сатып алудан башлап уңыш сатуга кадәр. Поле.рф агромаркетплейсы кырда эшне шактый җиңеләйтергә, партнерлар эзләү чыгымнарын киметергә, логистика һәм реклама чыгымнарын киметергә ярдәм итә”, – дип билгеләп үтте «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ («РИВЦ» АҖ) генераль директоры Нияз Хәлиуллин.
Поле.рф белгечләре һәм «РИВЦ» АҖ экспертлары аграрийларны маркетплейста эшләргә бергәләп өйрәтәчәкләр.