Быел Татарстанның 280дән артык гаиләсе Россельхозбанкның авыл ипотекасы программасыннан файдаланган. 2023 елда бирелгән ипотеканың гомуми күләме 740 млн сумнан артып киткән.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Татарстан Республикасы Зеленодольск һәм Чистай районнарында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Алар предприятие продукциясе белән 3 килограммлы җыелмалар алдылар. Комбинат шулай ук Республика клиник онкология диспансерына, Зеленодольск үзәк район хастаханәсенә хәйрия ярдәме күрсәтте һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына 50 данә продукция җыелмасы тапшырды.
Халыкара хәләл индустрия ярминкәсе - Russia Halal Market – «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумын үткәрү көннәрендә «Казан» ааросәнәгать паркында узачак. Ярминкәдә йөздән артык үзебезнең фермер хуҗалыклары һәм агрофирмалары үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Бөтен ассортимент тулысынча Хәләл продукция стандартларына туры киләчәк.
2023 ел башыннан Татарстанда Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) кече хуҗалыкларга 1 млрд сумнан артык акча җибәргән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 176% тәшкил итә. Аларның барысы да диярлек ташламалы ставка буенча бирелгән, бу узган елның шушы ук чорына караганда 173%ка күбрәк.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында муниципаль районнар белән агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Тукай районында булды. Эш сәфәре кысаларында ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, шулай ук җирле аграрийлар белән аралашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минзәлә һәм Мөслим районнарында булды. Эшлекле сәфәрдә аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды. Сәфәр кысаларында чәчү кампаниясе темплары бәяләнде.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көнендә традицион очрашу оештырылды, 2023 елда ул «Хезмәт өлкәсендә төп принцип һәм хокук буларак, имин сәламәт җитештерү мохите» лозунгысы астында узды.
Чистай районында «Сарсаз – Агротур» ачылды. Кунаклар өчен кызыклы программа оештырылган иде: ферма буйлап экскурсия, хайваннарны ашату, атларда, ишәкләрдә йөрү, авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
2023 елның 1 кварталында “Агрокөч” экспортының тулаем күләме 89 млн 543 мең сум булган. Узган елның шул ук чорына карата 109,6% тәшкил итә. “Агрокөч”нең экспорт күләме өч тапкырдан күбрәккә арткан – 2648 тоннадан 8855,3 тоннага кадәр. Моңа Холдингның экспортка турыдан-туры контрактлар буенча һәм чит илләргә “Агрокөч” продукциясен сатучы трейдерлар аша планлы эш алып баруы нәтиҗәсендә ирешелгән.