Орлыклар импортын алыштыру 45 млрд сум инвестиция таләп итә

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

“Россиянең бүгенге азык-төлек базары үзебезнең  аграрийларның хезмәт нәтиҗәләренә ышанычлы таяна, төп юнәлешләр буенча үзебезне тулысынча  тәэмин итүгә ирешелде. Хәзер игътибар үзәгендә - селекциядә һәм генетикада импортны алыштыру исәбенә азык-төлек суверенитетын тулысынча ныгыту”, - дип билгеләп үтте Анна Осетрова.


Кайбер үсемлек культуралары буенча нәтиҗәләр яхшы булуга карамастан (мәсәлән, көзге бодайда үзебезнең орлык материалы өлеше 93%, ә дөгедә - 92%), башка юнәлешләр буенча Россия җитештерүләренең үсеш потенциалы югары.  


 Мәсәлән, Россия  Федерациясе   Хөкүмәте тарафыннан 11 культура буенча үзебезнең орлык материалы өлешен арттыру бурычы куелды, игътибар үзәгендә - көнбагыш, бәрәңге һәм шикәр чөгендере. Алар буенча импорт өлеше 70%тан артып китә һәм 2030 елга аларның  һәркайсы    25%ка, 50%ка һәм 50%ка кадәр киметелергә тиеш.


“Селекция орлыклары базары елга  150дән 200 млрд сумга кадәр бәяләнә. Импортны 60%ка кадәр алыштыру планлаштырыла, бу 45 млрд сумга якын инвестиция таләп итә. Тармакның җәлеп итүчәнлегенә дәүләт тарафыннан финанслау ярдәм итәчәк: селекция-орлыкчылык үзәкләрен төзүгә капиталь чыгымнарны каплау дәрәҗәсе 50%ка кадәр арттырылды.  Инде бүген үк 20 млрд сумлык 24 проект  гамәлгә ашыру стадиясендә, әлеге проектларның яртысына диярлек “Россельхозбанк” ярдәм  итә. Билгеләнгән максатчан күрсәткечләргә ирешү Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек базарының нигезен ныгытачак”, - дип йомгаклады чыгышын Анна Осетрова.


 Финанс ярдәменнән тыш, 2020 елдан “Россельхозбанк” аграрийлар өчен “Своё Фермерство” цифрлы платформасын үстерә, анда башка товарлар арасыннан үзебезнең җитештерүчеләрнең  орлыкларын  да сатып алырга мөмкин. Анда шулай ук орлыкларны интеллектуаль сайлап алу сервисы эшли, ул орлыкларны параметрларыннан  (үстерү төбәге, культура һәм куллану юнәлеше) чыгып сайларга һәм кырларның уңышын  арттырырга мөмкинлек бирә.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International