Татарстане «Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсе эшли башлады

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Бүген республикада «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә  үзәге территориясендә «Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсе эшли башлады.


Татарстан инде икенче тапкыр шундый зур  күләмле  чараны уздыру хокукына ия булды.  Беренче тапкыр ул 2017 елда Татарстан  авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырларында узды. 


Быел  40 гектардан артык мәйданда 200дән артык компания катнаша, 300дән артык авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтелә, шулай ук селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр белән танышырга мөмкин.


Күргәзмә кысаларында Хөкүмәт Рәисе иртән «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең  Татарстан филиалы хезмәткәрләренә автомобильләр тапшырды. 


“Сез орлыкчылык, үсемлекләрне яклау өлкәсендә мөһим мәсьәләләрне хәл итәсез. Орлыкларның  сыйфатын тикшерү, фитосанитар мониторинг алып  бару - боларның барысын да сез эшлисез. Мондый  комплекслы эш ел саен уңышның 40%ка якынын югалтмыйча, саклап  калырга ярдәм  итә”, - дип билгеләп үтте Алексей Песошин.
   
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International