Татарстанда гадәттән тыш хәл режимы кертелә

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

“Бу атнада Татарстанда корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертү планлаштырыла. Узган атна буена  Гидрометеорология үзәгеннән мәгълүмат җыйдылар.  Районнарда кайдадыр - туфрак корылыгы, ә кайдадыр атмосфера корылыгы билгеләнә. Мондый  тискәре күренешләр  бөтен республика буенча күзәтелә. Июнь аенда Татарстанда норма буенча 60 миллиметр урынына уртача нибары 15 миллиметр яңгыр яуган”, – дип билгеләп үтте «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. 
 Ул шулай ук федераль һәм төбәк программалар исәбенә Татарстанда ел саен 3-4 мең гектар җирнең сугарылуы  турында сөйләде. Мелиорация буенча килә торган барлык гаризалар да канәгатьләндерелә. Җайланмалар сатып алу, суүткәргечләр салу, плотиналар төзү чыгымнары субсидияләнә. Кызганычка каршы, дәүләт ярдәме зур булуга да карамастан, әлегә   үз акчаларын бу  юнәлешкә инвестицияләргә әзер булучылар күп түгел. 
“Гадәттән тыш хәл режимы чәчүлекләрне иминиятләштергән хуҗалыкларга уңай йогынты ясаячак. Быел иминиятләштерелгән  хуҗалыклар узган елга  караганда күбрәк. Гадәттән тыш хәл режимы чыгымнарны  компенсацияләүгә тәэсир итәргә тиеш. Әмма иминият кампанияләре белән эшләү бик кыен”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Татарстан министры әйтүенчә, быел 3,8 млн тоннага  якын  ашлык җыю планлаштыра. Республикада узган елдан  калган  1 млн тоннадан артык ашлык бар. Республикада яңгырларның бөтенләй булмавы бөртекле культураларның уңышын шактый киметә, шулай ук азык әзерләү белән дә проблемалар барлыкка килә. Һава шартлары аркасында 50 мең гектарга якын мәйданда төрле культураларны  кабат  чәчәргә туры килде. һава торышы көн саен безгә үз сюрпризларын  күрсәтә. Быел яз иртә килде,  чәчү дә 2 - 3,5 атнага  иртәрәк  тәмамланды.  Чәчүләр тәмамлануга  салкыннар булды, ә игеннәр   күтәрелгәч, кабат салкыннар килде”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International