Бүген Әгерҗе районында «Терлекчелек тармагының 2023 елның I кварталы нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлар» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
“Август-Агро” ИК генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Наталья Козлова сүзләре буенча, яңа статус тиешле бурычлар да йөкли, болар - яшь үгез-җитештерүчеләрне бәяләү, контроль савулар уздыру, терлекләрне бонитировкалау һ.б.лар. Барлык нәсел эшләре иң яхшы хайваннарны сайлап алуга һәм алардан нәсел үрчетүгә юнәлдерелә. Тикшеренү нәтиҗәләре белешмәләреннән тармакны үстерү максатларында предприятие үзе дә, дәүләт органнары да файдаланачак. Шул ук вакытта яңа статус «Уразмәт» сөтчелек комплексының агымдагы эш процессына үзгәрешләр кертми.
Татарстанда «Иннагро» проектының - аграр җитештерүне биологияләштерүгә юнәлдерелгән программаның яңа авыл хуҗалыгы сезоны башлана. Проект 2020 елда дәүләткә карамаган «Иннопрактика» үсеш институты тарафыннан тәкъдим ителгән иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексы дәүләт мәгълүмат системасының яңа мәгълүмат платформасында республиканың агросәнәгать секторы эшчәнлеге турындагы аналитик мәгълүмат белән танышу мөмкинлеге барлыкка килде.
Бүген Казанда «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының өченче агымын иң яхшы тәмамлап чыккан өч кешегә грант алу өчен сертификатлар тапшырылды. Проект Россельхозбанк тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә гамәлгә ашырылды. Мәктәптә ике юнәлеш: терлекчелек, кошчылык буенча 40 тыңлаучы белем алып чыкты.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында республика Хөкүмәтенең хисабы каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннарны кисәтүгә һәм бетерүгә әзерлек турында сөйләштеләр.
Көзге культураларда шикәр күләмен анализлау нәтиҗәләре аларның уңышлы кышлавын күрсәтте: куаклану төеннәрендә шикәр күләме уртача 20% тәшкил итә.
«Цифр дәресе» Бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында бүген чираттагы дәрес Кукмара муниципаль районының «Байлангар урта мәктәбе» МББУ базасында узды.
Бүген Хөкүмәт Йортында “Язгы кыр эшләрен башкару турында” дигән темага брифинг узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистларга, кырларда язгы кыр эшләре бар куәткә бара, дип җиткерде.