Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Мамадыш һәм Чистай муниципаль районнарында булдылар. Сәфәрдә алар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды.
Мамадышта Россия авыл хуҗалыгы министрын «Азбука сыра» ҖЧҖ заводы эше белән таныштырдылар. Дмитрий Патрушевка җитештерү линиясен күрсәттеләр, ташламалы кредитлау нәтиҗәсендә предприятиене модернизацияләү процессы турында сөйләделәр. Нәтиҗәдә, завод, төрле сырлар чыгарып, продукция җитештерүне быел 15 мең тоннага кадәр җиткерүне планлаштыра.
Әзер продукция стендында авыл хуҗалыгы министрына биредә, сырдан тыш, атланмай, эремчек һәм башка продукция җитештерелүе турында да әйттеләр. Предприятие үз продукциясен Россиянең 66 төбәгенә җибәрә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев Мамадыш шәһәрендә 2023 елда дәүләт программасы кысаларында төзелгән яңа мәктәп-балалар бакчасын карадылар. Аңа 240 укучы һәм 120 мәктәпкәчә яшьтәге бала йөри ала.
Татарстан Рәисе һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы яңа уку йортын карадылар, җиһазландырылган уку кабинетларында, иркен ашханәдә, зур актлар залында булдылар. Кунакларга, балалар өчен бөтен уңайлыклар һәм сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар тудырылган, дип хәбәр иттеләр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Чистай районында булдылар, анда «Чистополье» холдинг компаниясе эшчәнлеге белән таныштылар.
Компания - Татарстанның иң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән берсе. Бүген аның 125 мең гектардан артык җире һәм 7 мең башка якын мөгезле эре терлеге бар, аларның яртысы - савым сыерлары. Холдинг составына республиканың төрле районнарында урнашкан 12 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 3 элеватор керә.
«Чистополье» бөртекле, майлы һәм яшелчә культуралары үстерә, терлекчелекне үрчетә. Быел аларда 167 мең тонна көзге бодай, 37 мең тонна язгы бодай, 94 мең тонна кукуруз, 68 мең тонна рапс һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары җыю планлаштырыла. Ел йомгаклары буенча 25 мең тонна сөт җитештерү фаразлана.
Холдингта 2 меңнән артык кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан артып китә. «Чистополье» республиканың тармак уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев шулай ук заманча авыл хуҗалыгы техникасы паркын карадылар. Ул навигация җайланмалары һәм ягулык куллануны контрольдә тоту датчиклары белән җиһазландырылган, бу бизнесның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.