Бүгенге көндә Татарстан агросәнәгать комплексы - яхшы үсеш потенциалы белән заманча югары технологияле тармак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Санкцияләр басымы шартларында илебез игенчелегенең эшләве» темасына узган пленар утырышта белдерде. Чара «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсе кысаларында узды. Утырыш эшендә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, федераль ведомстволар, дәүләт компанияләре, тармак берлекләре, фән һәм бизнес вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан - авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча илдәге лидерларның берсе, дип ассызыклады. Узган ел аның күләме 334 млрд сумнан артып китте. Гомумән алганда, республика, илнең авыл хуҗалыгы җирләреннән 2 процентын биләп, ил буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 4 процентын диярлек җитештерә. 2022 ел йомгаклары буенча, Татарстан сөт җитештерү буенча 1 урында, бәрәңге буенча - 2 урында, шулай ук ит, йомырка, ашлык һәм шикәр чөгендере җыю буенча беренче унлыкка керә.
Республика чәчү кампаниясен уңышлы тәмамлады - 2,7 млн га мәйданда югары сыйфатлы орлыклар, шул исәптән яңа сортлар чәчелде. Үзебезнең селекция өлешен арттыру буенча зур эш алып барыла. “Әлеге максатларда республикада 50 орлыкчылык хуҗалыгы һәм 4 орлык заводы эшли. Эшкә шулай ук безнең фәнни үзәкләр дә җәлеп ителгән. Аларның эш нәтиҗәләре белән бүгенге күргәзмәнең тәҗрибә кырларында танышырга мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук студентларны фәнгә җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Моның өчен Казан аграр университеты тарафыннан республика акчалары исәбенә «АгроБиоТехнопарк» төзи. Анда 200 гектарда тәҗрибә-эксперимент кырлары булдырылган, заманча фәнни-лаборатория базасы оештырылган. Әлеге үзәк студентларны аудиторияләрдә генә түгел, ә турыдан-туры кырларда укулар алып барырга мөмкинлек бирәчәк.
Туфракның уңдырышлылыгын арттыруга аерым игътибар бирелә. Рөстәм Миңнеханов, 2018 елда республика гектарга 52 кг минераль ашлама керткән булса, быел 82 кг кертелде. Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына ашламаларга бәяләрне узган ел дәрәҗәсендә саклап калган өчен рәхмәт белдерде. Республика бюджетыннан шулай ук ашламалар сатып алуга ел саен 1 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелә.
“Татарстан - хәтәр игенчелек зонасы. Быел республикада шулай ук һава шартлары бик уңай түгел. Аларның нәтиҗәләрен киметү өчен без мелиорацияне актив үстерәбез. Ел саен шул максатлар өчен республика бюджетыннан 500 млн сумга якын акча бүлеп бирелә. Шулай ук илкүләм проект кысаларында 7 мең гектар сугарулы җир файдалануга кертелде. Гомумән алганда, соңгы 5 елда бу максатларга 6 млрд сумнан артык акча җәлеп ителде, ә республикада су сиптерелә торган җирләр мәйданы 34 мең гектарга кадәр җитте”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе, бәрәңге һәм яшелчә җирләре барысы да сугарулы, дип билгеләп үтте. Терлек азыгы базасын тәэмин итү өчен аграрийлар шулай ук терлек азыгы культураларын да сугарулы җирләрдә үстерә башладылар.
Бүгенге көндә республикада 1 млн баш мөгезле эре терлек һәм 17 млн баштан артык кош-корт бар. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, терлекләрнең шундый санда булуы ел саен 2,5 млн тоннадан артык ашлыкны гарантияле сатуны тәэмин итә. Тагын 2 млн тонналап ашлык республикадан читкә озатыла.
Татарстанда сыйфатлы логистиканы тәэмин итү өчен Свияжск мультимодаль логистика үзәге территориясендә элеватор төзелә. Ул ел саен 500 мең тонна ашлык кабул итә һәм продукцияне «Төньяк-Көньяк» яңа транспорт коридоры буенча җибәрә алачак. Шулай ук Бөгелмәдә 500 мең тонна сыйдырышлы элеватор төзүгә Бүгенге көндә республикада 1 млн баш мөгезле эре терлек һәм 17 млн баштан артык кош бар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мондый терлек саны ел саен 2,5 млн тоннадан артык ашлыкны гарантияле сатуны тәэмин итә. Тагын 2 млн тонна ашлык республикадан читкә озатыла.
Татарстанда сыйфатлы логистиканы тәэмин итү өчен Свияжск мультимодаль логистика үзәге территориясендә элеватор төзелә. Ул ел саен 500 мең тонна ашлык ташырга һәм продукцияне «Төньяк-Көньяк» яңа транспорт коридоры буенча җибәрергә әзер булачак. Шулай ук Бөгелмәдә 500 мең тонна элеватор төзелешенә керешкәннәр.
Рөстәм Миңнеханов, агросәнәгать комплексын үстерү буенча системалы эш республикага үзен продукциянең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итәргә, шулай ук аны 54 илгә экспортларга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.
“Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю кампаниясенә әзерләнү буенча актив эш алып баралар. Барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ә күргәзмәдә катнашучыларның барысына да нәтиҗәле эш телим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Тармак үсеше өстенлекләрен Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев билгеләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда Россия рекордлы - 157,7 млн тонна ашлык, 29,1 млн тонна майлы культуралар, 7,2 млн тонна яшелчә һәм 1,7 млн тонна җиләк-җимеш культуралары җыйган.
«Җир» дәүләт программасы уңышлы тормышка ашырыла, аның кысаларында 2022-2023 елларда 800 мең гектар чамасы авыл хуҗалыгы җирләре әйләнешкә кертелгән, субъектлардагы авыл хуҗалыгы җирләренең цифрлы 36 карта-схемасы төзелгән, федераль милектә 34 мелиоратив объект яңартылган. Мәсәлән, сугарулы җир кишәрлекләрендә уңышның шактый артуы күзәтелә: соя буенча үсеш - 73%, кукуруз буенча - 70%, бәрәңге буенча - 52%, ачык грунттагы яшелчәләр буенча - 50%.
Министр аграрийларга дәүләт ярдәме турында аерым сөйләде. Мәсәлән, компенсацияләү һәм кызыксындыру субсидияләре кысаларында игенчелек өчен инструментлар бар, шулай ук яшелчәчелеккә һәм бәрәңге игүгә ярдәм итү өчен дә акчалар бирелә. Әгәр 2022 елда бу максатлар өчен 19,7 млрд сум бирелгән булса, быел 24,2 млрд сум каралган.
Аграрийлар ташламалы кредитлаудан файдалана ала. 2022 елда «игенчелек» юнәлеше буенча 560 млрд сумга шартнамәләр төзелгән, быел 237 млрд сумга кредитлар хупланган.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, узган ел рекордлы ашлык уңышы табышлылыкка тискәре йогынты ясаган. 3 млн тонна ашлыкны Интервенция фондына сатып алу турында карар кабул ителгән. 2022-2023 елларда шулай ук тимер юл буенча продукция ташуны субсидияләүгә 11,3 млрд сум акча бүленгән. 2 ел эчендә ашлык җитештерүчеләргә 40 млрд сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Дмитрий Патрушев шулай ук игенчелекнең стратегик бурычларын билгеләде: селекцияне үстерү, авыл хуҗалыгы техникасы паркын алга таба яңарту, аерым алганда, үзебезнең ил машиналары өлешен арттыру, ашламалар базарын тотрыкландыру, шулай ук яңа төбәкләрне авыл хуҗалыгы җитештерүенә интеграцияләү.
Дискуссия барышында Рөстәм Миңнеханов, республикада агросәнәгать комплексын техник яктан модернизацияләүгә зур игътибар бирелә, дип билгеләп үтте. 2012 елдан башлап республика программасы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 60 млрд сумга 28 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Техника паркын яңарту өчен ел саен республика бюджетыннан 1,8 млрд сум акча бүлеп бирелә.
Республика Рәисе техниканы яңарту процессына Росагролизингның керткән өлешен аерым билгеләп үтте. Компания тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ташламалы программалар Татарстан аграрийларына ел саен меңгә якын техника сатып алырга мөмкинлек бирә. Бу федераль һәм республика ярдәме чаралары АПКның энергия белән тәэмин ителешен 100 гектарга 178 ат көченә кадәр арттырырга мөмкинлек биргән.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы машиналары төзү предприятиеләре уңышлы эшләп килә. Болар - Агромастер, Казансельмаш һәм Казан сугару техникасы заводы. Моннан тыш, «Алабуга» территориясендә Белорус партнерлары белән бергәләп МТЗ техникасын җыю башланган. Республикада шундый предприятиеләр булу авыл халкы өчен техника сатып алуны тагын да уңайлырак һәм алардан файдалануны нәтиҗәлерәк итә.