«Бөтенроссия кыр көне 2023» күргәзмәсендә Россельхозбанк Идарәсе рәисе Борис Листов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка офисның яңа форматын – күп функцияле Эшлекле активлык үзәген күрсәтте. Төбәктә шундый беренче Үзәк якын арада ачылыр, дип планлаштырыла.
“Татарстанда без инде 16 ел эшлибез. Бу вакыт эчендә Россельхозбанк республика икътисадына 278 млрд сум акча кертте, шул исәптән аның агросәнәгать комплексына - 237 млрд сум. Авыл хуҗалыгына бирелгән акчаларның 117 млрд сумы үсемлекчелеккә тотылды. Бу күрсәткечләргә төбәк территориясендә гамәлгә ашырылган 180 инвестиция проекты да керә”, – диде Борис Листов.
Идарә рәисе әйтүенчә, банк эре холдингларга гына игътибар итеп калмыйча, авылда яшәүчеләргә һәм кече бизнес алып баручыларга уңайлы хезмәт күрсәтү турында да кайгырта. "Бүген бәйрәм – Кыр көне, ә күптән түгел Сабантуйлар узды, шуңа күрә без бәйрәм уңаеннан бүләк ясарга булдык. Татарстан Республикасының Мөслим авылында без яңа форматта өстәмә офис – Эшлекле активлык үзәге төзедек”, - дип сөйләде Борис Листов.
Дмитрий Патрушев, авыл территорияләрендә банк офисын модернизацияләү шунда яшәүчеләрнең мәнфәгатьләренә җавап бирә, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, офисны, асылда, банк булмаган операцияләр башкару өчен дә күп функцияле үзәк итү - Авыл хуҗалыгы министрлыгы хуплаган яхшы идея.
“Авыл территорияләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү Татарстан Республикасы һәм тулаем ил өчен стратегик бурыч булып тора. Банк инициативасын хуплыйм, бар кеше дә файдалана ала торган әлеге Үзәкне ачуда катнашырга әзер, бу авыл өчен бик мөһим”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Эшлекле активлык үзәгендә теләсә нинди банк операциясен башкарырга мөмкин:
акча күчерергә һәм түләргә;
кертем ачырга;
кредит алырга;
консультация алырга;
финанс белеме курсын тыңларга;
башка хезмәт күрсәтүләрдән, шул исәптән «СВОЁ» цифрлы экосистемасы сервисларыннан файдаланырга.
Моннан тыш, Эшлекле активлык үзәгендә булучы аннан офис буларак та файдалана ала: анда компьютер һәм принтер белән эш урыны, коворкинг өчен Wi-Fi белән уңайлы зона, кофе аппараты һәм смартфоннар өчен зарядка җайланмалары бар. Эшлекле активлык үзәге шулай ук дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, интернет-кибетләрдән товарларга заказ бирергә, поездга яки самолетка билетлар чыгартып алырга, медицина хезмәткәре консультациясеннән һәм телемедицинадан файдаланырга мөмкинлек бирә.
Россельхозбанк авыл территорияләрендә финанс хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген 100% күләмдә тәэмин итә һәм филиал челтәре күләме буенча беренче өчлеккә керә. Бүлекчәләрнең 66%ы кечкенә торак пунктларда урнашкан.