ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яңа урынбасары  билгеләнеп куелды, элек Рәшит  Хәбипов биләгән  бу  вазыйфага Рөстәм Гайнуллов билгеләнде.

 Татарстан  Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бүген  туган  көнен билгеләп  үтә. 
 

“Россельхозбанк” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдән сезонлы кыр эшләрен башкаруга ташламалы кредитларга заявкалар кабул итә. 2023 ел башыннан РСХБның  Татарстан төбәк филиалы әлеге максатларга 1,5 млрд сум акча җибәргән. Барлык акчалар да диярлек 1528 номерлы Программа буенча ташламалы кредитлау  кысаларында бирелгән. 


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүен  һәм таралуын  булдырмау  буенча республика штабы утырышы узды.
 

Авыл хуҗалыгы - контрастлар тармагы, ул хәтта кризис шартларында да үсешкә  ирешә.  Әмма уңай динамикага да карамастан, Россия агросәнәгать комплексының яңа чынбарлыкка яраклашуы җиңел генә бармый: сатып  алу  бәяләренең түбән булуы, орлыкларның, ашламаларның, үсемлекләрне саклау чараларының, телек  азыгының, чит ил техникасының һәм технологияләренең бәясе  күтәрелү,  аерым компонентларга кытлык һәм бозылган логистик элемтәләр. Барлык бу мәсьәләләр  6-7 мартта ТатАгроЭкспода эшлекле    программа кысаларында каралачак.
 

Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек алдынгылары слеты узды. Чарада Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, район башлыгы Марат Гафаров, Россия  Федерациясе   Дәүләт Думасы депутаты, Россия  Федерациясе  Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре,   авыл хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгының барлык тармаклары хезмәткәрләре катнашты. 
 


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Динар Саргузин Азнакай районында Авдеево авылында туган. Казан федераль университетында «Суыту, криоген техникасы һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итү системалары» юнәлеше буенча югары белем ала. Укуын тәмамлагач, Динар туган авылына әйләнеп кайта.  “Үз илеңдә солтан  бул..., – дип ассызыклады Динар Саргузин. 
 

Казан дәүләт энергетика университеты мәктәпләрнең чыгарылыш  укучыларын,  урта һөнәри уку йортларында  укучыларны, аларның ата-аналарын һәм барлык башка теләүчеләрне 28 февральдән 2 мартка кадәр узачак онлайн-ачык ишекләр көненә чакыра. 


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

«Агрокөч» флагман бренды белән чыгарылган  яңалык холдингның барлык фирма кибетләрендә сатыла.   Шулай ук челтәрле ритейлга   чыгару  турында да сөйләшүләр алып барыла.
 


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

20 февральдә Дубайда Бөтендөнья сәүдә үзәге территориясендә «Gulfood 2023» 28 нче халыкара махсуслаштырылган азык-төлек сәнәгате күргәзмәсе ачылды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International