Белоруссия делегациясе Татарстан Республикасында булды

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасына Белоруссия делегациясе килде. Аларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов озата  йөрде. Эш сәфәрендә «Белкоопсоюз»ның эшләнмәләр  идарәсе башлыгы Оксана Скиндер, «Полоцкий базары» кооператив-сәүдә предприятиесе директоры Диана Кузикова катнашты.


Делегация Әлки муниципаль районында булды, анда алар җитештерү предприятиеләрен карадылар, шул исәптән эшләнмәләр әзерләү  эшчәнлеге белән таныштылар, биредә аларны район Советы депутаты Гөлнур Сафина озата йөрде. 


Шуннан  соң Рөстәм Гайнулов рәислегендәге делегация Казан шәһәренең  агросәнәгать паркында булды. Анда алар сәүдә павильоннарын карадылар. Рөстәм Гайнулов проектның кайчан башлануы һәм киләчәктә агросәнәгать комплексын нинди перспективалар көтүе турында сөйләде. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ярдәм чаралары турында сөйләде. 


Кунаклар “Бөтенроссия кыр көне – 2023” чарасының масштабын югары бәяләделәр, шулай ук җылы кабул итүләре һәм тәҗрибә уртаклашулары өчен рәхмәт белдерделәр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International