2022 елның 1 сентябреннән «Шәхси белешмәләр турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Операторлар Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә (алга таба –Роскомнадзор), «Шәхси белешмәләр турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законның 22 статьясындагы 2 өлешендә каралган очраклардан тыш, ягъни белешмәләр дәүләт иминлеген һәм җәмәгать тәртибен, транспорт иминлеген яклау максатларында эшкәртелгәндә яисә оператор белешмәләрне автоматлаштыру чараларыннан башка гына эшкәрткәндә, шәхси белешмәләрне теләсә нинди юл белән эшкәртә башлау яисә эшкәртү турында хәбәр итәргә тиешләр.
Хәбәрнамәләрнең яңа формалары Роскомнадзорның «Шәхси белешмәләрне эшкәртү нияте турында хәбәр итү формаларын раслау, шәхси белешмәләрне эшкәртү нияте турындагы хәбәрнамәдә булган белешмәләрне үзгәртү, шәхси белешмәләрне эшкәртүне туктату турында» 2022 елның 28 октябрендәге 180 номерлы боерыгы белән расланган.
Роскомнадзорның шәхси белешмәләр порталында (https://pd.rkn.gov.ru/operators-registry/notification/form/) операторга Роскомнадзорның территориаль органына түбәндәге ысулларның берсе белән хәбәрнамә оештырып җибәрергә мөмкинлек бирә торган функционал эшли:
1) кәгазьдә язылган килеш;
2) көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән электрон рәвештә;
3) Идентификацияләүнең һәм аутентификацияләүнең бердәм системасының (ЕСИА) аутентификация чараларын кулланып, электрон рәвештә.
Шулай ук 2022 елның 26 декабренә кадәр гамәлдә булган форма буенча хәбәрнамә җибәргән яисә элек бирелгән белешмәләрдә үзгәрешләре булган операторлар Шәхси белешмәләрне эшкәртүне гамәлгә ашыручы операторлар реестрына элек бирелгән белешмәләрне үзгәртү турында хәбәрнамә җибәрә алалар (https://pd.rkn.gov.ru/operators-registry/notification/updateform/).
Роскомнадзор шулай ук, федераль законда шәхси белешмәләрне эшкәртү турында Роскомнадзорга хәбәрнамә җибәрүнең, шулай ук әлеге хәбәрнамәдә күрсәтелгән белешмәләрдәге үзгәрешләр турында хәбәрнамә җибәрүнең иң чик срогы билгеләнмәгән, дип хәбәр итә.
Татарстан Республикасы территориясендә шәхси белешмәләрне эшкәртүне гамәлгә ашыручы операторлар Хәбәрнамәне тутыру буенча (843) 528-04-32 телефоны аша консультация ала алалар.