Агросәнәгать комплексы ветераны 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Министрлыкта агросәнәгать комплексының хөрмәтле ветеранын, элек колхоз рәисе булып  эшләгән һәм хәзерге вакытта Буа муниципаль районының Исәк авылында  фермер эшчәнлеген  алып баручы Фәрит Гафиятовны 70 яшьлек юбилее белән котладылар.  Әлеге тантаналы чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, «Газпром межрегионгаз Казан» генераль директоры Айдар Таһиров һәм Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров катнашты.


Ленар Гарипов юбилярга «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын», шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның исемле сәгатен тапшырды.
Татарстан Р

еспубликасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советы президиумы карары белән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Советы рәисе Марс Алиев юбилярга «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» дигән күкрәк билгесен тапшырды. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International