Хакасия Республикасы һәм Әстерхан өлкәсе делегацияләре Арча муниципаль районында булдылар

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Бөтенроссия кыр көне кысаларында республикага илнең 50 төбәгеннән 100дән артык делегация килде. Әстерхан өлкәсеннән авыл хуҗалыгы министры Руслан Пашаев рәислегендәге делегация һәм Хакасия Республикасыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Сергей Труфанов рәислегендәге делегация Арча районында булдылар.


 Делегация «Кырлай» агрофирмасы хуҗалыгы белән танышты, аларны агрофирманың генераль директоры Марат Кәримов озата йөрде. Кунакларга сугарулы  бәрәңге басуларын күрсәттеләр, агрофирма эшчәнлеге турында сөйләделәр. Аннары кунаклар мегаферма белән таныштылар, анда төзелешнең 2 этабы бара. Алар шулай ук бәрәңге саклагычын карадылар. Кунаклар агрофирма уңышларын югары бәяләделәр һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Үз чиратында Хакасия Республикасы делегациясе алга  таба тәҗрибә алмашу  өчен үзләренә чакырдылар.


Сәфәр ахырында делегацияләр Габдулла Тукай музеенда булдылар, анда татар мәдәнияте һәм әдәбияты белән таныштылар.
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International