Татарстан кулланучылар кооперативларының автолавкалар паркын 16 машинага яңарттылар

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге   җәмгыятьләренең  һәм кооперативларының җитәкчеләренә махсуслаштырылган  16 автомобильдән ачкычлар тапшырды. 


Чарада Россия Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Идел буе федераль округының  төбәк кулланучылар  кооперациясе берлекләре, Татарстанның район кулланучылар  җәмгыятьләре һәм   кооперативлары җитәкчеләре катнашты.


 Кулланучылар кооперативларының автопаркы күчмә сәүдә оештыру өчен, авыл халкына һәркөнне кайнар икмәк китерү, республиканың  әзерләү һәм җитештерү тармагы өчен ел саен яңартылып тора. 


“Бүген Татарстан халкының дүрттән бер өлеше авыл җирлегендә яши, һәм безнең бурыч – аларның тормышын мөмкин кадәр уңайлырак итү, аларның  тәэмин ителеш  дәрәҗәсен  арттыру. Монда авыл халкы белән турыдан-туры эшләүче кулланучылар кооперациясе оешмалары төп роль уйный”, - диде Марат Җәббаров.


 Ул, катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, узган ел 20 млрд. сумнан артыкка хезмәтләр күрсәтелгән. Күрсәтелгән хезмәтләрнең яртысыннан артыгы әзерләү эшчәнлегенә туры килә, ә бу күләмнең өчтән бер өлеше ваклап сату буенча хезмәт күрсәтүләргә  туры килә, дип билгеләп  үтте.


Министр әйтүенчә, кооператорлар ярдәме белән  республиканың 1148 торак пунктында күчмә сәүдә оештырылган. “Җәмәгать туклануы тармагындагы хезмәт күрсәтүләр  күләме 1 млрд. сумга җитте. Алар авыл халкы заявкалары буенча үз продукцияләрен ерак урнашкан һәм барып җитү кыен  булган торак пунктларда мобиль сәүдә форматы аша саталар”, – дип ассызыклады Марат Җәббаров.


Шулай ук җитештерү тармагы да уңышлы эшли, азык-төлек товарлары җитештерү күләме 2,7 млрд. сумнан артып киткән. Кулланучылар  кооператорлары һәркөнне 100 тонна икмәк чыгаралар, аларның 65 проценты аз керемле  авыл халкы өчен икмәк продукциясенең социаль сортларына туры килә. 


Моннан тыш, соңгы елларда 126 блок-модуль кибет төзелде, быел  тагын 10 шундый  кибет   файдалануга тапшырылачак, дип хәбәр итте министр.


Кулланучылар кооперациясе оешмаларын махсуслаштырылган  автомобильләр белән тәэмин итү  программасы 2014 елдан бирле эшли. Соңгы биш елда гына да кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары 197 автомашина алды. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International