Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре квалификацияләрен күтәрүне дәвам итәләр. "АПКда цифрлы трансформация" квалификация күтәрү программасының агымдагы курсында 29 муниципаль районнан 106 предприятиенең хезмәткәрләре укулар узды.
Курста авыл хуҗалыгы тармагын автоматлаштыру, цифрлаштыру һәм цифрлы трансформацияләү мәсьәләләре, предприятиедә цифрлы чишелешләр кертү этаплары каралды.
Курс практика юнәлешендә бара һәм вәзгыятьне модельләштерү, кейслар һәм практик биремнәр чишү аша тыңлаучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрнең интерактив рәвешләрен күздә тота. Курсның практик нәтиҗәсе буларак, хуҗалыкны цифрлы үстерүнең индивидуаль юл картасы төзелә.
Укулар тәмамлангач, тыңлаучылар уңышлы аттестация уздылар һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.