Казанда «Кулланучылар кооперациясе системасы резервлары: әзерләү эшчәнлеге» эксперт сессиясе узды

2023 елның 11 июле, сишәмбе

Бүген Казанда «Кулланучылар кооперациясе системасы резервлары: әзерләү эшчәнлеге» эксперт сессиясе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Татарстан  Республикасы  кулланучылар кооперациясенең район бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар  


“Безнең республикада кулланучылар кооперациясе социаль юнәлешле система булды һәм шулай булып кала да, аның эшендә зур тәҗрибә тупланды. Район кулланучылар җәмгыятьләре  һәм кооперативлар - шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясен сатуда намуслы партнерлар, өстенлекле республика программаларында тулы хокуклы катнашучылар, алар  кече бизнесны үстерүгә нык ярдәм итәләр”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.  


Кулланучылар кооперациясе беренче чиратта авыл кулланучылары мәнфәгатьләрен яклый. Район кулланучылар җәмгыятьләренең  һәм кооперативларның функцияләре турыдан-туры авылдагы социаль-икътисадый үзгәртеп коруларга  бәйле. Төп бурыч буларак, авыл халкының кирәкле товарларга һәм хезмәтләргә ихтыяҗын мөмкин кадәр күбрәк  канәгатьләндерү билгеләнде.


Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән кызыксындыру өчен халыкка  ярдәм итүнең яңа рәвешләрен  уйлап табарга тәкъдим итте.


 “Безгә халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә тагын да күбрәк җәлеп итү өчен кызыксындыру чаралары  табарга кирәк, мәсәлән,  йорт янындагы ярдәмче хуҗалыклар өчен. Кемнеңдер 20 яки 30 сотый җире  бар, әмма бу җирләрнең  яртысыннан артыгында йә үлән   чәчелгән, йә алар бөтенләй буш тора”, – диде ул. 


 Марат Әхмәтов, Татарстанда кулланучылар кооперациясе – социаль юнәлешле структура,  аннан башка авыл тормышын күз алдына да китереп булмый, дип өстәде. “Авыл  “картая”, анда   потенциал  әлегә  югары булса да, аны, бәлки, кулланучылар кооперациясе аша арттырырга кирәк. Нәтиҗә бар, динамика, әмма резервлар эзләргә кирәк”, - дип ассызыклады парламентарий.


Аның фикеренчә, кулланучылар кооперативларына, әзерләүдән тыш, продукцияне тирән эшкәртүне дә үстерергә кирәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International