«Август» Татарстанда югары маржиналь культуралар белән интенсив игенчелек системасына багышланган Кыр көнен уздыра

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның 11 – 13 июлендә   Татарстан Республикасы  Теләче муниципаль районында «Август» компаниясе һәм «Август-Агро» ИК «Югары маржиналь культуралар белән баетылган чәчү әйләнеше шартларында парларсыз  һәм   сөрүләрсез интенсив игенчелек системасы» дигән темага Кыр көне уздырачак. Кунакларга рапс, майлы җитен, көзге һәм язгы бодай, борчак чәчүлекләре күрсәтеләчәк, шулай ук «Август-Теләче» агрофирмасы базасында җитештерү инфраструктурасы һәм авыл хуҗалыгы техникасы   күрсәтеләчәк.


Чара 10.00 сәгатьтә башлана. «Август-Агро» ИК җитәкчеләре чәчү әйләнешен формалаштыру, чәчү, минераль тукландыру технологияләрен, уңышны яклау, җыю һәм саклау   системасын куллану буенча практик тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Аннары автобус экскурсиясе барышында кунакларга чәчүлекләр, шулай ук уңышны саклау өчен булган ачык мәйданчыклар һәм үзләренең яңа гына төзелгән  орлык заводы  күрсәтеләчәк.   Шуннан соң күргәзмә мәйданчыгында экскурсантлар Amazone, Agrimatco, Bourgault, Väderstad, Pöttinger, Claas, Liliani, Jacto, Versatile, «ФосАгро», «Аммоний», Rapool, Pioneer, Syngenta, KWS, German Seed Alliance кебек авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары һәм материаллары белән тәэмин итүчеләр белән очраша алачаклар.    Аннары кунакларны дустанә  төшке аш, аралашу һәм күңел ачу программасы көтә. 


 «Август-Агро» хуҗалыкларында No-Till сөрүсез игенчелек технологиясе кулланыла. Туфракны   эшкәртмичә калдыру һәм  аны  каплау  өчен   урып-җыю калдыкларын куллану  нәтиҗәсендә  кырларга су һәм җил эрозиясеннән азрак  зыян килә,  кырларның уңдырышлылыгы югалмый,  нәтиҗәдә үстерелә торган культуралар өчен дым кытлыгы кими, сукалауны  үз эченә алган классик игенчелек технологиясе белән чагыштырганда  зыян күпкә  азрак була. 


No-Till белән эшләү өчен махсуслаштырылган техника кирәк, әмма аның кирәкле юлларының аз булуы туфракның торышына шулай  ук  уңай йогынты ясый, моннан тыш, амортизация чыгымнары һәм ягулык-майлау материалларына чыгымнар кими. Шул ук вакытта әлеге технологияне кулланганда үсемлекләрне авырулардан, чүп үләннәрдән һәм корткычлардан яклау буенча агротехник чараларның роле бик югары, һәм алар җитди инновацион алым куллануны таләп итәләр. Бүген «Август»ның барлык кырлары цифрлаштырылган һәм спутник белешмәләре  нигезендә чәчүлекләрнең вегетация индексын һәм җирлек рельефын чагылдыра  торган интерактив карталар рәвешендә  бирелә.  Чәчүлек комплексларында датчиклар һәм цифрлы система кулланыла, ул орлык һәм ашламалар кертү нормасын төгәл үти, технологиянең  бозылуы турында вакытында сигнал бирә һәм чәчү материалын һәм тукландыруны ландшафтка, туфракның тибына, фаразланган уңышка һәм башка белешмәләргә бәйле рәвештә дифференциаль рәвештә кертергә мөмкинлек бирә. Һәр хуҗалыкта үз метеостанцияләре бар. 


 Коры  һава торышы аркасында быелгы авыл хуҗалыгы сезоны Идел буе аграрийлары өчен узган елгы рекордлы уңыш   сезонына караганда уңышсызрак булырга тора. Теләчедә  Кыр көне кунакларында авыл хуҗалыгы культуралары өчен югары стресслы шартларда  сукаланмаган җирләрнең интенсив технологияләрен  бәяләү мөмкинлеге булачак.  Мәсәлән, узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда «Август» хуҗалыкларында продуктив дым җитмәү 100 мм тирәсендә күзәтелә, бу, беренче чиратта, көзге һәм язгы бодайның, шулай ук рапсның уңышына йогынты ясамый калмый, әмма соңгы  вакытта булган  явым-төшемнәр нәтиҗәсендә   хәл  яхшырырга да мөмкин. Шул ук вакытта көнбагышның үсеше яхшы бәяләнә.


 Семинар эшендә, җитештерү чәчүлекләрен һәм инфраструктура элементларын карауда районнар башлыклары, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл республикаларының, Киров, Ульяновск, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләренең авыл хуҗалыгы предприятиеләре хуҗалары, җитәкчеләре һәм белгечләре, «Август» фирмасы АҖ, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ, «Август-Теләче»,  “Август-Агротехнологияләр” ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук партнер-компанияләрнең, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, орлыклар, ашламалар һәм ярдәмче технологияләр белән тәэмин итүчеләрнең вәкилләре  катнаша. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International