ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо» V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды.


3
март, 2023 ел
җомга

6 - 7 мартта Татарстанда АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо 2023» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узачак. Бөтен Россиядән 250дән артык компания үз техникасын, җайланмаларын, чималын күрсәтәчәк һәм тәҗрибә уртаклашачак. 

7 мартта «ТатАгроЭкспо 2023» күргәзмәсенең эшлекле   программасы кысаларында «Агросәнәгать комплексын цифрлаштыру өчен гамәли чишелешләр»  темасына түгәрәк өстәл узачак. Анда катнашучылар авыл хуҗалыгында нинди цифрлы  инструментларның уңышлы кулланылуы турында мәгълүмат алачаклар, аерым алганда: сөт счетчиклары, саву заллары, геомәгълүмат  системалары, терлекләр өчен цифрлы  үлчәүләр һәм хуҗалыкның нәтиҗәлелеген арттыру өчен башка файдалы чишелешләр.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумы утырышы узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, АККОР Президенты Владимир Плотников, Татарстан Республикасының Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров катнашты.

Бүген 2023 елда бакчачылык ширкәтләре чикләренә кадәр керү юлларын  капиталь  ремонтлау, ремонтлау һәм реконструкцияләү өчен коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре (СНТ) исемлеген төзү буенча   ведомствоара эшче төркем утырышы булды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Злаков үткәрде. 

Казанда компаниянең генераль директоры Валерий Мальцевның һәм Республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рафаэль Фәттаховның эшлекле  очрашуы  узды.  


2
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 1 мартыннан «Терлекчелекнең  калдык продуктлары һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»  2022 елның 14 июлендәге  248-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә керде, ул авыл хуҗалыгы хайваннарын асраганда барлыкка килә торган матдәләрне, шул исәптән тирес, тавык тизәге, терлек аслыгы, юынтык суларны  да  кертеп, җайга  сала.  
 

Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина һәм Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре Һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының социаль-икътисадый мәсьәләләр бүлеге башлыгы Булат Гарифуллин Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (ТатНИИСХ) – “Россия  Фәннәр академисяе  Казан  үзәге” Федераль тикшеренү үзәге”  федераль дәүләт бюджет  учреждениесенең аерымланган  структур  бүлекчәсендә   булдылар.  Килүнең  максаты - профиль буенча мәсьәләләргә  аудит уздыру һәм хезмәтне саклау идарәсе системасын камилләштерү чаралары кысаларында институт вәкилләре белән һәм үзара хезмәттәшлек итү.


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә муниципаль районнар белән   видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә  министр урынбасарлары,  район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яңа урынбасары  билгеләнеп куелды, элек Рәшит  Хәбипов биләгән  бу  вазыйфага Рөстәм Гайнуллов билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International