“Своё Фермерство” авыл хуҗалыгы хайваннарының әйдәүче «цифрлы базары” булырга мөмкин

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

 2022 елда маркетплейста авыл хуҗалыгы хайваннары белән тәэмин итүчеләр саны 10 тапкырдан күбрәк  арткан һәм бөтен Россия буенча 800 оешма булган. Товар тәкъдим итүчеләрнең иң күбе Көньяк федераль округында тупланган - 35%тан артык, Үзәк федераль округында - 20%, Себер федераль округында - 10%тан артык. Бу хайваннарның билгеле бер төрләрен һәм токымнарын үрчетү өчен   уңай шартлар булуга  бәйле. Мәсәлән, нәселле куяннар  сату буенча тәкъдимнәрнең 30%тан артыгы Рязань өлкәсенә туры килә, эре мөгезле терлекләр категориясендәге тәкъдимнәрнең 35%тан артыгы Көньяк федераль округка туры килә, ә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кош-кортлары  турындагы тәкъдимнәр буенча  лидер.


Маркетплейс тикшерелгән тәэмин итүчеләрдән хайваннар  сатып алу турында тәкъдимнәрне  генә түгел, ә Дәүләт нәсел регистрына керүче нәсел репродукторларын да тәкъдим итә. Бүгенге көндә Своё Фермерство маркетплейсында төрле хайваннар: эре мөгезле терлекләрдән алып мехлы җәнлекләргә  һәм боланнарга кадәр,  үрчетү белән шөгыльләнүче 400дән артык  оешма бар.  Маркетплейста товар буенча тәкъдимнәрнең 20%тан артыгы нәсел репродукторларына туры килә. 


Авыл хуҗалыгы хайваннарын сатып алудан тыш, аграрийлар үзлзренең барлык ихтыяҗларын канәгатьәлндерә алалар: мәсәлән, азык табу, ветеринария табибын яки җайланмалар табу. Сервисларның цифрлы витринасында бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру һәм аларга  тоташу ысуллары өчен агросервислар тәкъдим ителгән. Тәкъдимнәр арасында телеветеринария, мөгезле эре терлекләрне  исәпкә алу һәм күзәтеп тору, бозаулар  тууын мониторинглау, терлекләр белән идарә итү сервислары һәм башкалар бар. Балыкчылар өчен дә чишелешләр бар: Fishfarm һәм Fishweb. Иң популяр сервис булып «Телеветеринар» санала, аңа платформадан  кулланучылар теләкләренең  60%тан артыгы туры килә. Әлеге сервисны тоташтырып, аграрий 24/7 форматында ветеринар  һәм зоотехник консультациясен алырга  мөмкин.  Цифрлы технологик чишелешләр бизнес-процессларны оптимальләштерергә һәм фермер хуҗалыклары һәм агропредприятиеләр эшчәнлегенең финанс күрсәткечләрен яхшыртырга ярдәм итә.


Теләсә кайсы аграрий бер-ике  төймәгә басып   Своё Фермерство платформасында авыл хуҗалыгы хайваннары   бүлегендә  авыл хуҗалыгы хайваннарын сайлап, аларны  сатып  алу  өчен гариза  калдыра  ала, шулай ук “Сервислар” бүлегендә шулар буенча  өстәмә  хезмәтләргә  заказ бирә ала. «Авыл хуҗалыгы хайваннары» категориясендә тәэмин итүчеләрдән даими рәвештә  акция  һәм ташламалар буенча   тәкъдимнәр яңартылып  тора.  Хәзерге вакытта сатып алучыларга авыл хуҗалыгы хайваннарын ташламалы нигездә сату турында 50дән артык тәкъдим бар, аерым позицияләр буенча ташламаның максималь күләме 20%ка җитә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International