Татарстанда урып-җыю кампаниясе кызганнан-кыза бара

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында барлык 43 район да бөртекле  культуралар уңышын урып-җыюга кереште. 
Бүгенге көндә 255,6 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш - 29,7 ц/га. 85,6 мең га җыелган.

 
Уңдырышлылык буенча лидерлар булып Тәтеш, Кайбыч, Мамадыш, Чүпрәле, Бөгелмә, Нурлат муниципаль районнары бара.


Тәтеш районында бөртекле культураларның уртача уңышы - гектардан 48,1 центнер,  Мамадыш районында - 39,8 ц/га, Кайбыч районында - 39,2 ц/га, Чүпрәле районында - 39,1 ц/га.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International