Чистай районында корылык шартларында уңыш булдыру мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

19 июльдә Чистай муниципаль районында мелиораторлар катнашында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Бу күрсәтелгән тема буенча Татарстан Рәисе йөкләмәләрен  гамәлгә ашыру  кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль районнары хуҗалыклары базасында мелиораторлар катнашында   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган икенче зона семинары.
        Эш  сәфәрендә   Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, игенчелек һәм механикалаштыру  буенча консультантлар, Татарстанның үзәк һәм көньяк зоналарыннан 12 районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, шулай  ук «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан  Республикасы  филиалы белгечләре, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре, мелиораторлар  һәм галим-аграрийлар  катнашты.
         Семинар-киңәшмәдә сортлар сайлау, орлык материалы әзерләү, туфрак әзерләү, көзге чорны кайгырту, интенсив игенчелек системаларының туфрак биотасына йогынтысы кебек актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шулай ук тәҗрибәле игенчеләр, технологлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Татарстан  авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институты  –  “РФА Казан ФҮ” федераль тикшеренү үзәгенең аерымланган  структур бүлекчәсе   белгечләре терлек  азыгы культуралары  чәчелә торган өлешне, шул исәптән бинар чәчүлекләрдә, яңа культуралар белән тулыландыру  турында сөйләделәр. Аннары “Әлмәт” Үзәк агрохимия хезмәте” ФДБУ директоры көзге  культураларны  тукландыруны  оештыру турында һәм туфракның  уңдырышлылыгын  арттыру мәсьәләләре хакында  мәгълүмат  бирде.
 
Семинарда фикер алышуга  куелган  төп мәсьәләләрнең берсе - мелиорация мәсьәләсе булды. «Идел буе мелиорация хуҗалыгы идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Марс Хисмәтуллин семинарда катнашучыларны мелиорацияне үстерү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән, шулай ук семинарда катнашучыларны мелиорациягә   дәүләт ярдәме юнәлешләре белән таныштырды. 
 
Семинарда катнашучылар «Чистай» агрофирмасының сугарулы  җирләреннән бәрәңге һәм азык культуралары уңышы белән таныша алдылар, алар узган  елның көзге-кышкы чорларында төзелеп, бу  елның  су сиптерү сезоны башланыр  алдыннан файдалануга кертелгән. Су сиптерү  системасы 1400 гектардан артык мәйданны сугара, анда быел 600 гектар мәйданда бәрәңге  һәм кукуруз чәчелгән. Әлеге проект 2022 елда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында «АПК продукциясен экспортлау» илкүләм  проекты буенча гидромелиорация юнәлеше буенча сайлап алуны узды. Кыска вакыт эчендә, 2,5 ай эчендә  диярлек,  терәк һәм саклагыч арматура җайланмасы  белән  25 км озынлыктагы суүткәргеч торбасы трассасы, боҗрасыман әйләнешле, заманча киң колачлы  су  сиптерү техникасы   белән насос станциясе төзелгән. Хуҗалык су сиптерү  системасын төзү чыгымнарының 50 процентын компенсацияләүгә илкүләм проекты буенча субсидия ала алды. 
 
 Семинарда катнашучылар сугару  нәтиҗәсендә менә дигән уңыш алуга  ирешергә мөмкинлеген үз күзләре  белән күрделәр.  Хуҗалык иртә өлегрә торган бәрәңгене  җыюга керешкән.  Икенче икмәкнең «Ревьера» сортының 19 июльгә   уртача уңышы бер гектардан 450 центнер тәшкил итә. Хәтта тәҗрибәле хуҗалык җитәкчеләре һәм абруйлы галимнәр дә раслаганча, җәй уртасында Татарстан өчен мондый нәтиҗәгә ирешү  уникаль күренеш һәм моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәгә ирешү.   
    
 Бик иртә өлгерә торган «Ривьера» сорты югары  уңыш бирүе һәм бик тәмле булуы белән аерылып тора һәм ул товар бәрәңгесен үстерү  өчен    бик  нык туры  килә.  Россия  Федерациясе   үсемлекләренең дәүләт реестрына “Ривьера” сорты 2013 елда кертелгән. Урта Идел буенда корылык шартларында бер сезонда ике уңыш алу буенча  мелиоратор-галимнәр   тарафыннан фәнни-тикшеренү эше алып барыла,  чөнки   соңгы  елларда  еш кабатлана  корылык чорында  вегетация чоры да һәм актив вегетация чорында кояш радиациясе күләме дә шактый озыная, бу  әлеге максатка ирешүгә ярдәм  итә.   Сугаруда   үстерелгән бәрәңге   сабаклары ныклыгы һәм тамыр системасының көчле булуы белән аерылып тора. Марс Хисмәтуллин билгеләп үткәнчә, әлеге сорт вегетация башында тиз үсеп  китүен  күрсәтте. Бәрәңгеләрендә күзләре тирән түгел, шуңа  күрә аның   кабыгын чистарту  җиңел, шул  сыйфатлары  белән куллану  өчен бик  уңайлы.    Моннан тыш, “Ривьера” сорты, тиз өлгерү аркасында, җәйге эсселәр башланганчы вегетация   циклын тәмамлый,  шуңа күрә аны иң эссе төбәкләрдә дә үстерергә була, шулай ук ул механик зарарлануга, төрле  авыруларга каршы  торучанлыгы  белән аерылып тора, яхшы саклана  да.   
Шулай ук хуҗалыкта сугаруда үстерелгән кукурузның биеклеге 2 метрдан артып китә һәм  аннан  да  биегрәк  үсү мөмкинлеге  бар.   
Элиталы орлыклар ассоциациясе җитәкчесе Юрий Еров хезмәттәшләрен авыл хуҗалыгы культураларының перспективалы сортлары, шулай ук селекция һәм орлыкчылык буенча законнардагы яңалыклар белән таныштырды.

 Семинар азагында «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин 2023 елда туфракны известьлау  планының үтәлеше турында сөйләде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International