Бүген ат чабышында катнашучылар Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнарын уздылар

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Ат чабышында катнашучыларны Минзәлә муниципаль районында район вәкилләре, милли киемнәрдән кызлар һәм гармунчылар каршы алган, кунаклар өчен район мәдәният йорты  артистлары катнашында күңел ачу программасы әзерләнгән.  


Аннары Татарстан – Алтай ат чабышында катнашучылар Актаныш муниципаль районына юл тоталар. Рәсми очрашу  Пучы авылында  Нур Баян ис. ҖЧҖ хуҗалыгының машина-трактор паркы янында уза.   Атларны шунда  ук   төн кунарга калдырганнар.


Иртәгә Татарстан – Алтай ат чабышында катнашучылар Пермь краеның Чернушка шәһәренә юл тоталар.
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International