Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексында татар токымлы атларны популярлаштыруга багышланган Татарстан-Алтай маршруты буенча ат чабышы старты тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук дини оешмалар, муниципаль районнар башлыклары һәм татар токымлы атларны үрчетү белән шөгыльләнүче фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
“Татар токымлы атларда ат чабышы Татарстан Республикасы тарафыннан беренче тапкыр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Чабышларның максаты - 2019 елның 6 февралендә патент алынган татар токымлы атларны популярлаштыру. 3000 км озынлыктагы юлда булу вакыты 30 көннән артыграк булачак. Маршрут Россия Федерациясенең 8 төбәгендәге 56 торак пункт аша узачак. Катнашучылар 2023 елның август ахырында Алтай Республикасының Майма районында «Алтай - сердце Евразии» дигән истәлек тамгасы янында финиш ясыйлар”, – дип билгеләп үтте министр.
Катнашу өчен Лениногорск муниципаль районының «Нәбиуллин С.Ф.» КФХсыннан һәм Теләче муниципаль районының “Гыйниятуллин С.Ш. ис. нәсел рапродукторы”ннан татар токымлы 6 ат сайлап алынган.
Алты ат та август ахырына Алтайның Майма районына барып җитәр, дип планлаштырыла. Аларның финишы Катунь елгасы ярында «Алтай - сердце Евразии» дигән истәлек тамгасы янында булырга тиеш. Ул 2006 елның 6 июлендә ачылган һәм Алтайның Россия составына керүенә 250 ел тулу уңаеннан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләге булган.
Тантана ахырында Марат Җәббаров катнашучыларга ат чабышы байрагы һәм юл кирәк-яраклары тапшырды.