Бүген Министрлыкта ел саен үткәрелә торган «Төбәкләр - тотрыклы үсеш» иҗтимагый премиясе конкурсының Оештыру комитеты рәисе Анна Беличенко белән очрашу узды.
Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров рәислегендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Анна Беличенко дәүләт ярдәме программаларын нигезендә ташламалы кредит бирүгә гариза проектларын гамәлгә ашыру буенча уртак программа, шулай ук «Бердәм тәрәзә»нең эшләү принцибы турында сөйләде. Проектлар исемлегенә үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, җиләк үстерү керә.
Оешма вәкиле, махсус банк продукты эре бизнеска гына түгел, кече бизнеска да карый, дип билгеләп үтте. Ул инвестиция проектларында катнашучыларны координацияләүне тәэмин итү өчен 2011 елда Хөкүмәт йөкләмәсе буенча төзелгән.
Анна Беличенко очрашуны оештырган һәм җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде.