Арча районында уңыш булдыру мәсьәләләренә багышланган йомгаклау семинар-киңәшмәсе узды

2023 елның 21 июле, җомга

Татарстан Рәисе йөкләмәләрен  гамәлгә ашыру  кысаларында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы муниципаль районнары хуҗалыклары  базасында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре» темасына зона семинар-киңәшмәләре уздыра.  


Арча муниципаль районында «Игенче» агрофирмасы” ААҖ базасында   Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Дмитрий Яшин Рафаэль  Фәттахов    җитәкчелегендә корылык шартларында уңыш булдыру мәсьәләләренә багышланган йомгаклау  семинары узды. Чарага авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек һәм механикалаштыру  буенча консультантлар,   «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан  Республикасы  филиалы белгечләре, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре, авыл  хуҗалыгы оешмалары һәм КФХлар  җитәкчеләре, агрономнар, мелиораторлар  һәм хуҗалыклар инженерлары   чакырылган  иде. 


Семинарда катнашучыларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев озата  йөрде.
Катнашучылар сортлар  сайлап алу, орлык материалы әзерләү, көзге чорны кайгырту, интенсив игенчелек системаларының туфрак биотасына йогынтысы кебек актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шулай ук тәҗрибәле игенчеләр, технологлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
 “Татарский” үзәк  агрохимия  хезмәте”  ФДБУ директоры Әнәс Локманов   көзге культураларны тукландыруны  оештыру  турында сөйләде, шулай  ук туфракның  уңдырышлылыгын арттыру мәсьәләләренә басым ясады.


Семинар азагында «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин 2023 елда туфракны известьлау  планының үтәлеше турында сөйләде. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International