Татарстан Республикасы Рәисе Алексеевск, Нурлат һәм Әлки районнарында булды

2023 елның 23 июле, якшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск, Нурлат һәм Әлки муниципаль районнарына эшлекле сәфәр белән килде. Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде. Сәфәрнең төп максаты - төбәк кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышу.


Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров иң башта  Алексеевск муниципаль районында булдылар. Татарстан  Республикасы  Рәисе һәм Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры кырларны әйләнеп чыктылар һәм Саконы авылындагы ашлык терминалын карадылар. Бу объект быел файдалануга тапшырылган. Аның  куәте елга  300 мең тонна ашлык  кабул  итә алырлык.  Игенне бирегә бөтен Кама аръягыннан алып киләләр. Рөстәм Миңнехановка, ашлыкның беренче  партиясен июнь аеннан ук  җибәрә башлап, барлыгы 12 мең тонна җибәрелүен хәбәр иттеләр. Бу терминалның үзенчәлеге  -  бөртекле  культураларны ел әйләнәсе кабул итүдә  һәм җибәрүдә. Мәсәлән, кышкы чорда автомобильләр ташыса,  ә җәй көне өстәмә рәвештә суднолар да   кулланыла. Киләсе елда икенче чиратны кертү планлаштырыла. 


  Аннары Кыркүл авылында механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре һәм Алексеевск муниципаль районы җирлекләре башлыклары белән очраштылар.  Әңгәмә барышында район кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында фикер алыштылар. “Ел катлаулы,  шулай булса да, без планлаштырганның барысын да тормышка ашырачакбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук бу сезонның аграрийлар өчен җиңел булмавын билгеләп үтте. Бу шартларда терлекләрнең баш санын саклап калу мөһим, дип ассызыклады Татарстан Рәисе.


Аннары Татарстан  Республикасы  Рәисе һәм Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Нурлат районында булдылар, анда механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашу узды. Шунда ук  аграрийлар продукциясе, район кырларында үстерелә торган бөртекле һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары үрнәкләре белән күргәзмә оештырылды.


Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкиниев хәбәр итүенчә,  бүгенге көндә районда игеннәр 3 мең гектарда суктырылган, уртача уңыш гектардан 36 центнер чамасы.  Фураж шулай  ук  күрше субъектлар исәбенә дә    әзерләнә. 


Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек өлкәсендә, шул исәптән терлекләр саны буенча да, эшне активлаштырырга кирәклеге турында әйтте.
 Эш сәфәренең соңгы ноктасы  Әлки муниципаль районы булды. Анда “Хузангай” ҖЧҖнең куертылган сөт җитештерү цехларында булдылар. Предприятие агымдагы елның апрелендә ачылган. Эш башланганнан бирле өч ай эчендә 123 тонна продукция җитештерелгән.


Аннары механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм Әлки районы җирлекләре башлыклары белән очраштылар. 


Әлки районы башлыгы Александр Никишин хәбәр итүенчә,  игеннәр 6,5 мең гектарда суктырылган, уртача уңыш – гектардан 30 центнер. Ул районда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында аерым сөйләде. Аерым алганда, мәктәпләрдә балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү, балалар бакчаларында урыннар бирү һәм башка ярдәм чаралары турында хәбәр итте.


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әлки районында крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекләр   санының  бераз кимүен, әмма бу күрсәткечләр буенча уңай динамика булуын  билгеләп үтте.


Татарстан Рәисе шулай ук, кыенлыкларга да карамастан, республиканы һәм муниципалитетларны алга таба үстерүгә юнәлдерелгән барлык республика программалары үтәләчәк, дип ышандырды. 


“Республикада булган барлык программалар да тормышка ашырылачак, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов механизаторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу барышында. - Хезмәтегез өчен рәхмәт. Ил -  ул сезгә, авыл хезмәтчәннәренә таяна”, - дип ассызыклады Татарстан  Республикасы  Рәисе.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International