Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек тармагы агымдагы елның 2 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
6 - 7 март көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының «ТатАгроЭкспо» Vнче юбилей махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узды.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге авыл хуҗалыгында яңа үсеш юлларын эзләүчеләрне Башлангыч кооператор мәктәбендә катнашырга чакыра. Чара 2023 елның 17 - 19 мартында “Мирас-Наследие” ДОЛ территориясендә узачак.
АГРОКӨЧ, гадәттәгечә, 2023 елның февраленнән башлап, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хезмәткәрләрне укыту өчен эчке уку курслары үткәрә. Аны Холдинг предприятиеләрендә, партнерлык мөнәсәбәтләре кысаларында уку биналары һәм җайланмалар белән тәэмин итә торган Сарман аграр көллияте базасында, партнер-предприятиеләр мәйданчыкларында оештыралар. Курсларны АГРОКӨЧнең төрле юнәлешләр буенча эчке белгечләре дә, шулай ук мәгариф учреждениеләре белгечләре һәм партнер-компанияләрдән чакырылган экспертлар да үткәрә.
Күргәзмәгә килүчеләргә сезонлы кыр эшләрен башкаруга банк продуктлары тәкъдим ителде. Мәсәлән, Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) 5%тан да артык булмаган еллык ставка буенча ташламалы кредитлар бирү турында сөйләде (РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 29 декабрендәге 1528 номерлы карарын гамәлгә ашыру кысаларында). Аграрийлар бу кредит акчаларын ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, утырту өчен материаллар, ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, орлыклар сатып алуга тота алалар.
18 мартта Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук Яшел Үзән, Чаллыда, Түбән Камада һәм республиканың башка шәһәрләрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак. Шәһәр халкы өчен киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Болар - уртача ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк бәядән Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан китерелә торган яшелчә, ит, казылык әйберләре, сөт, сыр, май, йомырка, бал, шикәр, он, ярма һәм башка фермер продукциясе.
6 - 7 мартта Татарстанда агросәнәгать комплексы казанышларының “ТатАгроЭкспо 2023” күргәзмәсе узды. Бөтен Россиядән 250дән артык компания авыл хуҗалыгы өчен үзләренең техникасын, җайланмаларын, чималларын күрсәтте һәм тәҗрибә уртаклашты.
Бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелеп бара, ә азык-төлек иминлеге ил суверенитетының нигезен тәшкил итә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«ТатАгроЭкспо -2023» күргәзмәсе кысаларында терлекчелек буенча «Глобаль үзгәрешләр чорында сөт терлекчелеге: таләпләр һәм үсеш драйверлары» темасына түгәрәк өстәл узды. Әлеге утырыш Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.