Буа районында корылык шартларында уңыш булдыру мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар узды

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе йөкләмәләрен  гамәлгә ашыру  кысаларында Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы муниципаль районнары хуҗалыклары  базасында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре» темасына зона семинар-киңәшмәләре уздыра.  

Татарстан Республикасы  Буа муниципаль районында «Кыят» ААҖнең  орлыкчылык хуҗалыгы җирләрендә Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин җитәкчелегендә корылык шартларында уңыш булдыру мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар узды. Чарага Татарстанның  Идел буе  зонасының  8  районыннан  аграрийлар чакырылган иде:   авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, игенчелек һәм механикалаштыру  буенча консультантлар,   «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан  Республикасы  филиалы белгечләре, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе вәкилләре, авыл  хуҗалыгы оешмалары һәм КФХлар  җитәкчеләре, агрономнар, мелиораторлар  һәм хуҗалыклар инженерлары   катнашты.


Үсемлекчелек буенча министр урынбасары Дмитрий Яшин сөйләвенчә, җәйнең беренче яртысында яңгырларның бөтенләй булмавы республикада барлык культураларның уңышын киметә, азык әзерләүдә җитди проблемалар тудыра. Июль башында Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Һава шартлары аркасында 50 мең гектарга якын төрле культураларны кабат  чәчәргә туры килде. Аномаль иртә килгән яз аркасында  быел аграрийлар чәчүне 2 - 3,5 атнага иртәрәк тәмамладылар. Чәчү тәмамлануга салкыннар килде, ә игеннәр күтәрелеп беткәч,  кабат салкыннар килде  һәм бу  чәчүлекләргә зур зыян китерде.  Корылыкның сәбәбе - республика өстендә  барлыкка килгән антициклон. 2010 елда да  нәкъ шундый  хәл булган  иде,   ул  чакта  да  уңыш  бик  түбән булды.

 

Кискен корылык шартларына карамастан, прогрессив технологияләр, мелиорация һәм фәнни эшләнмәләр ярдәмендә югары  уңыш алучы хуҗалыклар бар. Мондый алдынгы хуҗалыкларның берсе - «Кыят» ААҖ, биредә төрле авыл хуҗалыгы культуралары буенча  орлыкчылыкны үстерү буенча инновацион мәйданчык булдырылган, планлы фәнни-тикшеренү һәм селекция эше алып барыла. Хуҗалык кырларында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе белән берлектә ел саен, Россиянең 15тән артык  авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының орлык материалын кулланып,  тәҗрибә делянкалары  чәчелә. Хуҗалык Буа районы һәм тулаем Татарстан Республикасының агросәнәгать секторында алдынгы урыннарда  тора.  Семинар мәйданчыкларында төп культураларның конкурс сортларын сынау нәтиҗәләре белән таныштылар, агроландшафт игенчелеге системасын проектлау һәм кертү мәсьәләләре каралды, аларны хәл итү туфракта  су һәм җил эрозиясенә каршы нәтиҗәле көрәшергә, чокырларның күбәюен һәм туфракның деградациясен туктатырга, культураларның уңдырышлылыгын   арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Хуҗалыкта туфрак эрозиясен булдырмау өчен 1975 елдан башлап урман-мелиорация эшләре комплекслы  рәвештә адлып барыла. Проект документациясе бар, шуңа  нигезләнеп, ел саен  җирләрне агро-урман-мелиоратив торгызу буенча   эшләр башкарыла.


Туфракның уңдырышлылыгын арттыру һәм ашламаларның инновацион формаларын, үсеш регуляторларын һәм пестицидларны кулланганда үсемлекләрнең туклануын оптимальләштерү өлкәсендәге заманча фәнни эшләнмәләргә, шулай ук мелиорацияне үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.     


Семинарда фикер алышуга  куелган  төп мәсьәләләрнең берсе - мелиорация мәсьәләсе булды. «Идел буе мелиорация хуҗалыгы идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Марс Хисмәтуллин семинарда катнашучыларны мелиорацияне үстерү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән, шулай ук семинарда катнашучыларны мелиорациягә   дәүләт ярдәме юнәлешләре белән таныштырды. Федераль һәм төбәк программалары нигезендә ел саен Татарстанда 5-6 мең гектар сугарулы  җирләр файдалануга  кертелә. Су сиптерү һәм насос   җайланмаларына, суүткәргечләр сузуга, плотиналар төзүгә һәм аларны капиталь ремонтлауга чыгымнар субсидияләнә.

 Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мелиорация буенча килгән барлык заявкаларны  канәгатьләндереп бара. 


Хуҗалык җитәкчесе Владимир Грачев «Кыят» ААҖ җирләрендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиоратив төзекләндерү һәм игенчелеккә агроландшафт системасын кертү буенча гамәлгә ашырыла торган комплекслы проект турында җентекләп сөйләде. Татмелиорация тарафыннан эшләнгән проект хуҗалыкка 350 гектар мәйданда сугарулы    җирләр булдырырга, җирләрне эрозия процессларыннан сакларга, чәчүлекләрнең уңдырышлылыгын саклап калырга һәм арттырырга  мөмкинлек бирәчәк. Мелиорация чараларын субсидияләү буенча гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика максатчан программалары ярдәмендә хуҗалык мелиорация чыгымнарын 2 ел эчендә капларга планлаштыра.


Хуҗалык җитәкчесе Владимир Грачев «Кыят» ААҖ җирләрендә мелиорация  буенча гамәлгә ашырыла торган  комплекслы проект турында җентекләп сөйләде, ул ассызыклаганча, орлыкчылык хуҗалыклары тарафыннан югары репродукцияле интенсив сортлар куллануның артуы нәтиҗәсендә  мелиорациягә чыгымнарны кайтару  срогы  күпкә  тизрәк  була,   ә үсемлекчелектә маржинальлек мелиорация кулланучы гади хуҗалыклар  белән чагыштырганда   күпкә югарырак.


Аннары “Татарский” Үзәк  агрохимия  хезмәте”  ФДБУ директоры Әнәс Локманов республикада туфракның уңдырышлылыгын торгызу, агрохимик мелиорация һәм көзге культураларны тукландыруны оештыру буенча алып барыла  торган  эшләр турында сөйләде.

 
  
 

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International