ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Утырыш Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Борһанов, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов катнашты.


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Зимбабве Республикасының беренче вице-президенты Константино Гувейа Доминик Ньикадзино Чивенга белән очрашу узды.
 


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексы ветераннарын котлау тантанасы узды. Министр урынбасары Гелүс Баязитов, Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Наил Сабиров һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең терлекләрдә йогышлы авырулар  һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру  бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов 93 яшьлек Солтан Алиевны һәм 85 яшьлек Рөстәм Булатовны туган көннәре белән котладылар.

 

9 февральдә «Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү  ФДБМУдә   «Казан-2024» бал фестивале узды. Республика умартачылары үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Бу елның үзенчәлеге шунда,  республика умарталыклары балларыннан тыш, Кырым  һәм Беларусь Республикаларыннан да баллар килгән. Эксперт комиссиясе әгъзалары балны органолептик күрсәткечләр буенча бәяләделәр.  

 


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

17 февральдә «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында «ТрудКрут» карьера форумында Мәгариф системасында студентлар  отрядлары эшчәнлеген оештыруның иң яхшы практикасына конкурста җиңүчеләрне 2023 ел йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды. 

 

Узган шимбәдә Чаллыда “Татарстан Республикасының «Локоло» дәүләт мәгълүмат системасын бакчачылык ширкәтләрендә кулану” темасы буенча  укыту семинары узды.

 


16
февраль, 2024 ел
җомга

Бүген Игенчеләр сараенда «Эш батыры – ил батыры» конкурсында җиңүчеләрне котлау  тантанасы узды. Тантанада республиканың төрле муниципаль районнарыннан барлыгы 15 җиңүче булды.  

 


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әгерҗе муниципаль районында булды. Анда аны район башлыгы Ленар Нургаянов озата йөрде.

 

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнар белән киңәшмә узды, анда агымдагы елның беренче аена терлекчелек буенча йомгаклар ясалды. Киңәшмә министр урынбасары Гөлүс Баязитов рәислегендә узды.

 


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Ютазы муниципаль районында булды. Эш сәфәрендә аны район башлыгы Аяз Шәфигуллин озата  йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International