Казанда нәселле таналар арасында “Агроидел матуры” («Краса Агроволги») матурлык конкурсы узачак

2024 елның 24 мае, җомга

3 июльдән 5 июльгә кадәр «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә үзәге  янәшәсендәге кырлар  территориясендә «АГРОИДЕЛ МАТУРЫ» республика нәселле   терлекләр    конкурсы узачак.

Ел саен үткәрелә торган ярышка Татарстан Республикасының 40 нәсел хуҗалыгыннан 80 хайван җыелачак.  Агымдагы елның үзенчәлеге шунда, конкурста сөт юнәлешендәге таналар катнаша.  Конкурсантлар беренче урын өчен генә түгел, ә «Сөт тибы булу  чагылышы», «Гармонияле йөреш», «Иң зур хайван» һәм башка  аерылып тора  торган    экстерьер  билгеләрен  алу   өчен дә ярышачаклар.
Мондый дәрәҗәдәге конкурсны үткәрү өчен күргәзмә территориясендә заманча мобиль ферма төзеләчәк,  аның янәшәсендә хайваннарны  чыгарып  йөртү   өчен  манеж һәм тамашачылар өчен трибуналар куела. 

Таналар Бөтендөнья голштин токымы федерациясе тарафыннан расланган экстерьер билгеләре буенча бәяләнәчәк. Бәйсез бәяләү һәм җиңүчеләрне сайлау өчен Венгрия Республикасының голштин-фриз токымлы эре мөгезле терлек җитештерүчеләр илкүләм ассоциациясенең халыкара профессиональ бәяләүчесе - Шебёк Тамаш, шулай ук Россия Федерациясенең голштин токымлы эре мөгезле терлек җитештерүчеләр ассоциациясенең линия бәяләве буенча сертификатланган классификаторы – Александр Нечаев чакырылды.

Ярышларда шулай ук хайваннарны йөртүчеләр - хендлерлар да катнашачак. Йөртүче белгечләр арасында конкурс хайванны хөкемдар күрсәтмәләре буенча билгеләнгән юнәлештә, темпта һәм траекториядә дөрес йөртү осталыгына үткәрелә. 

Күргәзмәдә терлекчелек буенча ярышу моның белән генә тәмамланмый  әле.   Анда мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча беренче Халыкара турнир узачак, анда  150 ветеринар-ортопед  катнашачак.

Әлеге блокның бай эшлекле программасы  булачак, анда экспертлар терлекчелекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак. Әлеге бүлекнең иганәчесе -  «ЭкоНива-АПК Холдинг» ҖЧҖ.
Керү agrovolga.org сайтында  алдан теркәлү буенча ирекле.  
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International