Фәрит Мөхәммәтшин: «Авылга дәүләт ярдәме шәхси хуҗалыкларның һәм фермер хуҗалыкларының куәтен ныгытырга мөмкинлек бирә»

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүген Баулы муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Кече агробизнесны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан  Республикасы  җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, республиканың көньяк-көнчыгыш зонасының 13 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре  катнашты.
Парламент башлыгының Баулы районына эш сәфәре полимер савыт-саба җитештерү белән шөгыльләнүче «Амбиент» компаниясенең җитештерү цехларына барудан башланды. Дәүләт Советы Рәисе Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаиров белән бергә предприятиенең җитештерү куәтләрен карады, хезмәткәрләр белән аралашты. Фәрит Мөхәммәтшин хезмәтнең югары дәрәҗәдә оештырылуына һәм шәхси эшкуарның үз акчаларына кертелгән алдынгы технологияләрнең кулланылуына  игътибар итте. 
 «Авыл яши – Деревня живет» проектын тормышка ашыру турында сүз Баулы шәһәренең үзәк китапханәсендә барды. Проект авыл хуҗалыгы территорияләренең эшлекле активлыгын үстерү һәм авыл тормышы рәвешен ныгыту буенча мәгълүмати-координацион үзәк булдыруны күздә тота. Баулы районы проектның пилот мәйданчыкларыннан берсе. Моннан тыш, проектта Апас, Әгерҗе һәм Балтач муниципаль районнары да катнаша.
М.Җәлил исемендәге район Мәдәният йортында узган пленар утырыш кысаларында фермер хуҗалыклары эше турында җентекле сөйләшү булды.   Мәдәният йорты фойесында җирле җитештерүчеләр: предприятиеләр, агрофирмалар, шәхси  ярдәмче хуҗалыклар, КФХлар, әзерләү һәм эшкәртү оешмалары продукциясеннән  күргәзмәсе җәелдерелгән иде. Җирле эшкуарлар һәм үзмәшгульләр белән сөйләшкәндә, Фәрит Мөхәммәтшин республика һәм район җитәкчелегенең авыл җирлегендә яшәүче кешеләрнең эшлекле һәм иҗади инициативаларын хупларга әзер булуларын ассызыклады.
Семинар-киңәшмәне ачып, парламент башлыгы авыл хезмәтчәннәренә республиканың динамик үсешенә зур өлеш кертүләре  өчен рәхмәт белдерде. “Булган кыенлыкларга, илнең авыл хуҗалыгы җирләренең нибары 2 процентын гына  алып  торуына  да карамастан, безнең республика татарстанлыларны үзе җитештерә торган  сыйфатлы төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итә, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин,  киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Авыл хуҗалыгы продукциясе кереме күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында - беренче урында һәм Россия буенча бишенче урында тора. Тулаем сөт күләме буенча Татарстан илдә беренче урында тора, бәрәңге җыю буенча - икенче урында.    Мондый  барлык  нәтиҗәләргә   авыл халкының тырыш хезмәте аркасында ирешелде». 
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың аграр секторындагы проблемаларыннан ашлык сату, чимал-сөткә һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр  төшү, авыл хуҗалыгы җирләре мәйданнарының һәм эре мөгезле терлекләр   санының кимүен атады. “Республика җитәкчелеге кыенлыкларны бетерү буенча чаралар күрә, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. - Һичшиксез, бу эш - безнең уртак бурычыбыз. Ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына да, район җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына, авылдагы кече бизнес вәкилләренә дә кагыла”. 
Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитет җитәкчеләренең һәм авыл эшкуарларының игътибарын гамәлдәге дәүләт программаларының һәм агробизнеска ярдәм итү чараларының күплегенә юнәлтте. Халыкка, авыл хуҗалыгы белгечләренә дәүләт, иҗтимагый һәм кредит оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кирәк, дип саный парламент башлыгы. “Авылга дәүләт ярдәме программаларында катнашу һәм халыкның активлыгы булган проблемаларны хәл итүдә хәлиткеч роль уйный ала, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Ә бит авылга дәүләт ярдәме шәхси хуҗалыкларның һәм фермер хуҗалыкларының куәтен шактый ныгытырга мөмкинлек бирә. Кызыксынучы кешеләр, бизнес вәкилләре, районнардагы җирлек башлыклары белән ешрак очрашырга кирәк,   кешеләр дәүләт ярдәменең барлык чаралары, аларны ничек алу, куллану турында белергә тиеш, кешеләрне федераль һәм республика программаларында катнашуда кызыксындырырга кирәк». 
Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаиров районның социаль-икътисадый үсеше күрсәткечләренә тукталды, республиканың муниципаль районнары рейтингында Баулы районының 12 нче урында торуын билгеләп үтте. Кече хуҗалыкларны үстерүгә аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте Ильяс Гузаиров. Районда 8 эре, 28 фермер хуҗалыгы һәм 5 меңнән артык шәхси  хуҗалык  бар. 2023 елда авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча тулаем продукция күләме 983 млн сумлык  булган. Кече хуҗалыклар өлкәсендә, сөт һәм ит терлекчелегеннән тыш, районда шулай ук кошчылык, умартачылык һәм яшелчәчелек тә үсештә. 
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында 2023 елда «Татарстан Республикасында 2025 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 17,7 млрд сум акча җибәрелгәнен билгеләп үтте. Узган ел кече хуҗалыкларны үстерүгә 2,4 млрд сум акча бирелгән. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясенең 44,3 проценты,  128,1 млрд сумлык продукция кече хуҗалыкларда  җитештерелгән. 
 Татарстан  Республикасы  икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева киңәшмәдә катнашучыларга кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменең конкрет программалары турында сөйләде.
Актуаль мәсьәләләрнең бер өлеше пленар утырыш алдыннан узган  түгәрәк өстәлләр форматында каралды. Аерым алганда, авыл эшкуарлыгын үстерү, продукцияне сату һәм авылда кооперация, территорияләрне комплекслы үстерү темалары күтәрелде. Бүген бирелгән барлык сорауларны депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр Советы эшкә алды.
Киңәшмә ахырында  «Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе»,  «Эшкуарлыкны  үстерү буенча  иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе» республика конкурсларында  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International