Бүген Апас муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинарлары башланды. Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш муниципаль районнары башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХ, кооперативлар башлыклары катнашты.
Пленар өлеш башланганчы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров райондагы берничә объект белән танышты. Беренче эш итеп, ул Лилия Зәйнуллинаның теплица хуҗалыгында булды. Ул 2001 елдан башлап ябык грунтта яшелчә һәм берьеллык чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 6,5 гектар тәшкил итә, шулардан ябык грунт мәйданы 3,2 гектар. Узган ел 900 тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 330 тонна кыяр һәм 571 тонна помидор үстерелгән. Моннан тыш, 4 млн. 100 мең данә лалә чәчәге, 2 млн. 34 мең берьеллык һәм 100 мең яшелчә культуралары үсентеләре үстерелгән һәм сатылган.
Маршрутта чираттагы объект - Апас сөт комбинаты. Бүгенге көндә предприятие 200 тонна сөт эшкәртә, тәүлеккә 20 тонна коры сөт җитештерә, ул Россиянең күп төбәкләренә җибәрелә.
Аннары Марат Җәббаров «Экополис» кооперативы эшчәнлеге белән танышты. Әлеге ит эшкәртү цехы 2 ел элек төзелә башлаган. Хәзер монда ит продукциясе һәм ярымфабрикатлар җитештерүне көйләргә җыеналар.
Борнаш торак пунктында министрга 50 тонна/сәгать куәте белән төзелә торган «ЗСК-50 ашлык киптерү-чистарту комплексы»н күрсәттеләр. Инвестицияләр күләме 122 миллион сумнан артып китә. Комплекс тулы куәткә эшли башлагач, Идел аръягы зонасының күрше районнарына ашлык чистарту һәм киптерү буенча хезмәт күрсәтеләчәк.
Утырыш башланганчы Марат Җәббаров Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә Апас муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.
“Республикада бөтен авыл хуҗалыгының, авыл тормышының төп нигезе - шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы граждан - ул бер үк вакытта фермер да, авыл хуҗалыгы җитештерүләренә хезмәт күрсәтүче авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәре дә, социаль хезмәткәр дә. Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 98 млрд. сум тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, ягъни барлык категориядәге хуҗалыкларның 34%ы диярлек”, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры утырыш барышында.
«Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Законы нигезендә шәхси хуҗалыкларга республика бюджетыннан ел саен 500 млн сумга якын бюджет акчалары бүленә.
“Ярдәм булуга да карамастан, ел йомгакларыннан күренгәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр 12,8 мең башка кимегән, шул исәптән 5,2 мең сыер. Иң зур югалтулар Чүпрәле районында - республика буенча югалтуларның 5тән бер өлеше аларга туры килә, 1021 баш сыерга кимегән. Бу районның тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләменә турыдан-туры йогынты ясый, чөнки тулаем продукция җитештерүдә шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлеше 53% тәшкил итә”, - дип билгеләп үтте министр.
Марат Җәббаров Чүпрәле районының бу мәсьәләдә булган җитди җитешсезлекләренә игътибар юнәлтте.
“Еллар дәвамында Чүпрәле районы Балтач һәм Арчадан соң терлекләр саны буенча 3 нче урында бара иде, һәм бер ел эчендә ул кинәт 20%ка артта калды. Районда үз халкы белән эшләүдә җитди җитешсезлекләр бар, контрольне көчәйтергә кирәк, дип саныйбыз”, – диде ул.
“Сатып алу бәяләре дә тотрыкланды, ә узган елгы терлекләр инде юк. Шул ук шартларда Иске Казиле авылында 75 сыерга арткан, Кама Тамагы районының Олы Салтык авыл җирлегендә 24 сыер өстәлгән, Буа районының Боерган авыл җирлегендә 16 сыерга арткан”, – дип, мисал китерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да терлекләр санының кимүенә борчылуын белдерде.
“Әйе, авыл халкы кимү проблемасы бар һәм бу мәсьәләдә кайбер чаралар күрелә, әмма терлекләрнең баш санын саклау сезгә бәйле. Программалар буенча хәлне төзәтергә мөмкинлекләр дә бар, ә сез берни дә эшләмисез. Программаларга акчалар каралган һәм без аларны кулланыгыз, дип ялынабыз”, - дип өстәде ул.
Төп чыгышлардан соң өч “түгәрәк өстәл” вәкилләре чыгыш ясады, аларның утырышлары да семинар кысаларында узды.
Беренче зона семинар-киңәшмәсе авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермерларның еллык республика конкурсында «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.
Киләсе шундый семинар 23 майда Балтач муниципаль районында узачак.