«АВГУСТ-АГРО» беренче тапкыр Һиндстанга ашлык җибәрде

2024 елның 24 мае, җомга

«Август-Агро» компаниясе Һиндстанга мең тонна борчак  экспортлады.  

Продукциягә “Август-Теләче” агрофирмасы складыннан Калькутта һәм Нхава-Шева портларына кадәр катлаулы логистик маршрут үтәргә туры киләчәк. Продукция  контейнерларда бара: Теләчедән Новороссийск портына кадәр автотранспортта, ә аннан соң Һинд океаны буенча диңгез юлы белән барачак. Йөк, кайсы  портка кайчан килеп җитүенә карап,    1,5-2 ай эчендә барып  җитәчәк.

“Август-Агро”   халыкара алыш-бирешне беренче  тапкыр сатып алучы белән турыдан-туры гамәлгә ашыра. Катлаулы логистикага һәм күп  чыгымнар тотылуга карамастан, контракт компания өчен отышлы”, -  дип билгеләп үтте “Август-Агро”  ИКнең коммерция бүлеге башлыгы Әмир Галәүтдинов.  
Элегрәк, 2023 елның көзендә, “Август-Агро” компаниясе арадашчы-экспортер аша су юлы буйлап Төркиягә 4 мең тонна борчак партиясе җибәргән иде.
  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International