Министрлыкта авыл хуҗалыгы оешмаларына “Сакчыл җитештерү” кертү мөмкинлеге турында фикер алыштылар

2024 елның 17 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларына “Сакчыл җитештерү” кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны министр урынбасары Рафаэль Фәттахов үткәрде. Киңәшмә эшендә Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты галимнәре катнашты.
Фикер алышу барышында Арча районының “Ак Барс” агрокомплексы” хуҗалыгы базасын пилот проекты итеп карау турында карар кабул ителде. Бу мәсьәләне тагын да җентекләбрәк карау өчен, практик оешмаларны чакырып, 29 майга кабат киңәшмә билгеләү турында әлеге киңәшмәдә бертавыштан карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International