Бүген Балтач муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә уза торган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук республиканың төньяк зонасыннан муниципаль районнар башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты.
Пленар өлешкә кадәр Марат Җәббаров берничә объектның эшчәнлеге белән танышты. Беренче эш итеп, ул Балтач сөт-май комбинатында булды. Предприятие сөт эшкәртүгә һәм акмай һәм каты сыр сортлары җитештерү юнәлешенә җайлашкан. Узган ел 5499 тонна май, 11 673 тонна сыр, 5624 тонна эремчек суы (сыворотка) һәм 48 тонна эремчек җитештерелгән.
Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм муниципаль районнар башлыклары «Салавыч Монокорм» авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату-хезмәт күрсәтү кулланучылар кооперативында (СССОПК) булдылар. Биредә, халыктан сөт җыюдан тыш, аларны әзер балансланган сыйфатлы азык белән тәэмин итәләр, бу продуктивлыкны арттырырга ярдәм итә.
Аннары Вице-Премьер Татарстан парламенты Рәисе белән бергә Мәҗит Галиуллин хуҗалыгында булды. Сервис үзәге 2002 елда ачылган һәм хәзер биреддә йөк һәм җиңел автомобильләрне, авыл хуҗалыгы техникасын, трактор двигательләрен ремонтлау белән шөгыльләнәләр, шулай ук запас частьләр саталар.
Рәиф Гафиуллинның КФХсы ачык туфракта җиләк үстерү белән шөгыльләнә. Бүген республика делегациясе биредә дә булды. Узган ел гына да 5 тоннадан артык продукция җитештерелгән.
Район мәдәният үзәгендә узган пленар утырыш кысаларында фермер хуҗалыкларының эш нәтиҗәләре турында җентекләп фикер алыштылар. Кунаклар өчен фойеда җирле җитештерүчеләрнең продукциясе һәм товарлары күргәзмәсе җәелдерелгән иде.
Төп нотык белән Марат Җәббаров чыгыш ясады. Башта ул язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта 80% мәйданда чәчелгән, һава шартлары аркасында республика районнарында 10 мең гектарга якын чәчүлек кабат чәчелгән.
Министр билгеләп үткәнчә, 2023 елда «Татарстан Республикасында 2025 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 17,7 млрд сум акча җибәрелгән. Кече хуҗалыкларны үстерүгә 2023 елда 2,4 млрд сум акча бирелгән. Кече хуҗалыкларда барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 44,3 проценты җитештерелгән, ул 128,1 млрд сумлык булган. “Мини-ферма төзү программасына халыкта ихтыяҗ аеруча зур, 2015 елдан бирле 2744 шәхси ярдәмче хуҗалык 696 млн.сум субсидия алды, шул исәптән 2024 елда - 13,5 млн. сум 31 шәхси ярдәмче хуҗалык алды, гомумән алганда, сайлап алуның 1 этабы буенча районнарның катнашуы начар түгел, 22 мини-ферма – Мамадышта, 20 – Арчада, 16 - Балтачта, 10 мини-ферма Кукмарада төзелде”, - дип билгеләп үтте министр.
Ул шулай ук ЭПКга белешмәләр кертүгә аерым басым ясады. “ЭПК - шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эшчәнлеге турында бердәнбер документ, ул җир кишәрлегенә хокукларны теркәү, субсидияләр алу өчен нигез булып тора. 2025 елдан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр «Электрон бюджет» системасы аша биреләчәк, ул федераль ЭПКга бәйле була, белешмәләр кертмәсәгез, үз халкыгызны ярдәмсез калдырачаксыз”, – дип кисәтте Марат Җәббаров.
Семинар барышында пленар утырыш алдыннан узган түгәрәк өстәлләр эшенә йомгаклар ясалды.
Чара «Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе», «Эшкуарлыкны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.