«Чаллы-Бройлер» берләшкән башлангыч һөнәр берлеге оешмасының хисап-сайлау конференциясе

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

«Чаллы-Бройлер»  берләшкән башлангыч һөнәр берлеге оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә Россия  Федерациясе   АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, «Агросила» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова, шулай ук «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Агросила» ҖЧҖ,  «Агросила. Чаллы-МПК» «Тукай нәсел репродукторы» ҖЧҖ,  «Чаллы инкубатор» инкубаторы ҖЧҖ  һәм  «Агросила-Коммерция»    ҖЧҖ предприятиеләренең һөнәр берлекләреннән 102 әгъза-делегат  катнашты.
Хисап чорында башкарылган эшләр турында конференциядә катнашучыларга «Чаллы-Бройлер» берләшкән башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе Алсу Гайнетдинова сөйләде. Шулай ук контроль-ревизия комиссиясе доклады тыңланды.
         2019 - 2024 еллар хисап чорына йомгак ясап, ул предприятиеләрдә җитештерү күрсәткечләренең уңай динамикасы билгеләнгән булуы,  хезмәт хакының   уртача 60%ка артуы  турында мәгълүмат бирде.  Предприятие хезмәткәрләренең хезмәт хакы ел саен 10%тан да ким булмаган күләмдә индексацияләнә.
        «Агросила» АҖ холдингы җитәкчелеге һәм башлангыч һөнәр берлеге  оешмасы социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуда хезмәткәрләрнең һәм эш бирүчеләрнең мәнфәгатьләрен килештерүгә юнәлдерелгән социаль партнерлык системасын камилләштерүгә зур игътибар бирә, һөнәр берлеге комитетының фикере хезмәт өчен  түләүгә, эш вакытына, эш нормаларына, гарантияләр һәм компенсацияләр бирүгә, хезмәтне саклауга бәйле төп мәсьәләләр буенча җирле  актлар кабул иткәндә исәпкә алына.  Күмәк шартнамә шартлары ике мәртәбә яңадан каралган һәм 2023 - 2026 елларга  соңгы редакциядәге шартнамәгә хезмәткәрләргә өстәмә социаль ташламалар һәм гарантияләр бирү буенча яңа пунктлар кертелгән. 
        Һөнәр берлеге  комитеты хәл итә торган  мәсьәләләр спектрына шулай ук матди ярдәм, шифаханә юлламалары бирү, мәдәни-массакүләм чаралар оештыру, спорт чаралары, укулар үткәрү  керә. 
        Хисап чорында һөнәр берлегенең 828 әгъзасы 22 миллион 534 мең сумнан артыкка, шул исәптән пенсия  алды  һәм пенсия  яшендәге 383 хезмәткәр  ФСС акчалары исәбенә  медицина тикшерүләре акты  буенча Татарстан  Республикасының  һөнәр берлеге  шифаханәләрендә сәламәтлекләрен  ныгытканнар,  предприятие акчалары исәбенә  64 «Ана һәм бала» юлламасы бирелгән.
       Доклад барышында мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде.
        Конференция ахырында Фәридә Гарифуллина хезмәт өлкәсендә социаль партнерлыкта хезмәткәрләр мәнфәгатьләрен яклауда һөнәр берлеге  оешмасының актив эшләвен билгеләп үтте, Россия  Федерациясе АПК һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы исеменнән «Агросила» АҖ генераль директоры Светлана Барсукованы һәм социаль партнерлык кысаларында актив хезмәттәшлек иткән өчен генераль директор урынбасары Дилшат Ситдиковны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Бер эш урынында 48 елга якын эшләгән Тәскирә Галимовага һөнәр берлеге шифаханәсенә бушлай юллама тапшырды.
            Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең «Остазлык өчен» күкрәк билгесе белән азык-төлек продукциясен ташучы Тимур Гирш, әйдәүче инженер-химик Гөлия Мөхәммәтшина, участок башлыгы ярдәмчесе Асия Гайнетдинова, колбаса эшләнмәләрен формага  салучы Ирина Ямалетдинова, участок башлыгы Динара Зарипова һәм ветеринария эшкәртүе буенча оператор Оксана Елисенкова бүләкләнде. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International