Марат Җәббаров ислам илләре яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турниры тантанасын ачты

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүген KazanForum кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында ислам илләре  яшь пешекчеләренең Юныс Әхмәтҗанов ис. халыкара турнирының тантаналы ачылышы узды. 
“Турнирның максаты – бөтен дөнья пешекчеләре  яңа буынының продуктларны бер-берсенә яраклаштыру, әзерләү техникасын белү өлкәсендә махсус белемнәргә ия булуларын   гына  түгел,  ә башка илгә килеп, тармак профессионаллары белән үзара бәйләнешләрне җайга сала,  үзләренә таныш булмаган кухняда иңгә-иң куеп эшли ала белергә, шуның белән пешекче һөнәренең абруен күтәрергә тиешлеген  күрсәтү дә ул”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Турнир - аналогы булмаган уникаль ярыш. Конкурслардан һәм ярышлардан аермалы буларак, яшь пешекчеләр  турнирында 25 яшькә кадәрге талантлы пешекче  катнаша ала. 
Гариза бирү өчен финалистларга җирле продуктлар кулланып  3 төрле  ризыктан  торган сет (кабымлык, кайнар азык, десерт) әзерләргә һәм форманы турнирның ycichefs.com сайтында тутырырга кирәк иде. 
Һәр финалистка остаз буларак үз шеф-остазы - катнашучы илнең танылган һәм абруйлы шеф-пешекчесе беркетелгән. Барлык шефлар да оештыру комитетыннан алдан җитди әзерлек уздылар  - турнир кагыйдәләре  аңлатылды, барлыкка килгән барлык сорауларга җаваплар бирелде һәм үз илендә турнирны популярлаштыруда ярдәм күрсәтелде.  
Форматның тагын бер үзенчәлеге - KazanForum мәйданчыгының һәр кунагы ислам бергәлеге илләренең милли аш-суын татып карый алачак. Һәркөнне 11:00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә кадәр махсус бокслар һәм аерым уңайлы фуд-зоналар оештырылачак. Форматның үзенчәлеге шунда, 8:00 сәгатьтән  11:00 сәгатькә  кадәр финалистлар ярышлары уздырыла, ә 11:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр рестораннар хезмәт күрсәтү режимына күчәләр һәм финалистлар белән бергә форум кунаклары өчен кайнар ризык оештыралар. 
Ә 18-19 майда Казанның барлык кешеләре һәм башкала кунаклары марокко, казах, үзбәк, азәрбайҗан, рус, татар, малайзия һәм кыргыз ризыкларының  тәмнәрен  татып карый  алачаклар.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International