Ленар Гарипов: «Ярминкәләр – шәһәрне һәм авылны берләштерә торган социаль проект ул»

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Бүген Казанда анда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлауга  багышланган тантаналы чара узды. Анда шәһәр Мэры Илсур Метшин катнашты.

Ярминкә сезоны тәмамлангач, авыл хезмәтчәннәрен Татарстан башкаласына чакыру матур традициягә әверелде.

“Бүген бирегә безнең өстәлләрдә һәрвакыт икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр булсын дип эшләүче  ешеләр җыелды. Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгына һәрвакыт зур игътибар бирелә.һәм ярдәм күрсәтелә. Без авыл  кешеләре алдында баш иябез һәм барлык авыл халкына рәхмәт белдерәбез”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин.

Сәхнәгә бер-бер артлы республиканың муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, КФХ һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре башлыклары, холдинг җитәкчеләре күтәрелде. 

Шәһәр Мэрының Рәхмәт хатлары белән Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре - агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков бүләкләнде. 

Казан шәһәре территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда һәм үткәрүдә озак еллар  буена  ярдәм итеп  килүе  өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гариповка аерым рәхмәт белдерелде. 

“Барыбызга  да  билгеле  булганча,  Министрлык тарафыннан елга ике тапкыр шәһәрләрнең Башкарма комитетлары белән берлектә үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре зур социаль әһәмияткә ия. Бер яктан, бу - авыл халкына үзләре җитештергән артык продукцияне сату мөмкинлеге. Икенче яктан, бу - шәһәр халкын сыйфатлы натураль  продуктлар белән тәэмин итү.  Көз көне без кабат ярминкә мәйданчыкларында очрашачакбыз һәм үзебезнең  игелекле миссиябезне дәвам итәчәкбез”, – дип билгеләп үтте Ленар Гарипов. 

Аннары ул Министрлык исеменнән Казан шәһәре Башкарма комитетының   тырышлык күрсәткән хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. 
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International