ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Казанның 1 нче номерлы интернат-мәктәбе  коллективын котлады. «Очень важная корова» һәм «Васькино счастье»  брендларының сөт продукциясе җыелмаларын белем бирү учреждениесенең 89 хезмәткәре алды. 
 


6
март, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшкуарларының XII Бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» мәйданчыгында узды.

 


5
март, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумы утырышы узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров катнашты.

 

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Катар делегациясе булды. Эшлекле очрашу министр урынбасары Рафаэль Фәттахов рәислегендә узды.
 


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген татар авыллары эшкуарларының XII Бөтенроссия җыены эшли башлады. Катнашучыларның барысы да дискуссия мәйданчыкларында эшләде, аларның икесе Татарстан  Республикасы  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узды. Аларның берсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

1 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының  Ветераннар  Советы исеменнән Югары Балтай авылы мәчетендә ветеран-юбиляр – Мәхмүт Сәлаховны Апас районы хакимияте башлыгы Айрат Җиһаншин һәм «Татагрохим» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин котладылар. 
 

2023 елда Татарстанның авыл җирлекләрендә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россельхозбанкның финанс ярдәме белән 820дән артык гаилә йортларын  төзекләндергәннәр. 
 


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2024 елда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү мәсьәләләре буенча территориаль органнар хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре өчен киңәшмә узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Возрождение” агрофирмасы” ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы җирләренең нәтиҗәлелеген  саклау һәм җирләрне эрозия процессларыннан яклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, хуҗалык җитәкчеләре, урман тармагы белгечләре катнашты.
 


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Мәскәүдә крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) 35 нче юбилей съезды узды. Фермерлар Россиянең, шул исәптән Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертәләр. Чарада фермерлар эшчәнлегенең мөһим аспектлары, шул исәптән ярдәмгә булган ихтыяҗлар  турында фикер алыштылар. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International