Күзгә-күз карап аралашулар, туры сораулар һәм эчкерсез әңгәмәләр - яшь кадрлар белән мөнәсәбәтләрне көйләүнең һәм аларны компаниягә эшкә җәлеп итүнең иң яхшы ысулы. «Август-Агро»ның төп юнәлешләре җитәкчеләре Казан дәүләт аграр университетында очрашулар сериясен үткәрәчәк. Алар студентларга практикада булган хәлләр турында сөйләячәкләр һәм аларны компаниянең төрле өлкәләрдәге тәҗрибәләре белән таныштырачаклар.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Очень важная корова» брендының йомшак эремчекләр линиясен киңәйтте. Яңалык - личи тәме белән эремчек десерты эшли башлаудан гыйбарәт. Йомшак эремчек составында: нормальләштерелгән сөт, әчеткеч микроорганизмнар оеткысы һәм өстәмә - натураль личи кисәкләре.
8 февральдә Чүпрәле муниципаль районында алдынгылар слеты узды. Авыл хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, «Чистополье» холдинг компаниясе АҖ генераль директоры Наил Залаков, «Ак Барс» ААҖ холдинг компаниясе генераль директоры киңәшчесе Владимир Николаев катнашты.
“Татагролизинг” АҖ ярты гасырлык тарихы булган компания, аның миссиясе - заманча технологияләр, техника һәм җайланмалар куллану исәбенә аграрийларга икътисадый иминлекне яхшыртуда ярдәм итү.
Балалар сөте төргәгендәге QR-код буенча хәзер бренд персонажлары белән мультфильм карарга мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чираттагы эш сәфәре белән Балтач муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Рөстәм Гайнуллов Discover Events идарәсе рәисе, Төркиянең Халыкара күргәзмәләрне оештыручылар ассоциациясе президенты Юныс Эте белән очрашты.
Россельхозбанк 2023 елда Татарстанда 65 «Тәмле җомга» үткәрде. Банкның федераль проектының максаты – төбәкләрдә яшәүчеләргә - җитештерүчедән турыдан-туры сыйфатлы фермер продукциясе сатып алу, ә фермерларга клиент базасын киңәйтү мөмкинлеге бирү. Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән барлык катнашучыларның продукциясе Россельхозбанкның Своё Родное цифрлы платформасында тәкъдим ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чираттагы эш сәфәре белән Спас муниципаль районында булды. Аның белән бергә район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми җыелышында катнашты. Җыелышты шулай ук Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һ.б.лар катнашты.