Спас районы Никольскидан Александр Планин һәм Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында район авыл хуҗалыклары җитәкчеләре семинары булды. Анда катнашучылар бу тармакта мөмкинлекләрнең шактый булуын һәм алардан яхшылап файдаланырга кирәклеген билгеләп үттеләр.
17-27 гыйнвар көннәрендә Алмания башкаласы кабат авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышларны демонстрацияләү мәйданына әйләнәчәк. Биредә 78 нче тапкыр “Яшел атна-2013” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак.
2012 елда республиканың терлекчелек тармагындагы төп күрсәткечләр хакында бүген ТР Хөкүмәте йортында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов хисап тотты.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан республикасында 2012-2014 елларда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү” программасы буенча конкурс комиссиясе утырышы үтте.
Үзәкнең төп бурычы җитештерүчеләр арасында экологик чиста продуктларны популярлаштыру булачак. Оешма үсемлекләр өчен файдалы химик һәм биологик матдәләрне кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булган агулы эшләнмәләрдән аера белергә өйрәтү эше белән дә шөгыльләнәчәк.
Арча муниципаль районында терлекчелеккә багышланган семинар Кушлавычтагы сөт эшкәртү цехын караудан башланды. Мондый цехлар районда әлегә икәү генә, аның беренчесе алданрак Наласа авылында ачылган.
Мал үстереп, сөт җитештереп сатудан гына да биредә ай саен шактый табыш алалар. Аңлашыла, бу да үзлегеннән генә килми, малларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләү нәтиҗәсе булып тора.
Әнә шул максат белән ел башында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте “Сакчыл җитештерү” программасын тормышка ашыра башлаган иде.
Әлеге конкурс авыл мәктәпләрен АПК, фәнни-тикшеренү һәм башка һөнәр бирү оешмалары белән элемтәсен ныгытуга юнәлдерелгән.
Ютазы районының “Вафауллин” КФХ базасында терлекчелек буенча чираттагы семинар-киңәшмә узды. Көн кадагында малларның кышлавы, терлекчелек продукциясе күләме һәм аны сату булды.