2013 елның 11 апреленә алынган мәгълүматлар буенча, ресупбликада көзге культураларны тукландырган мәйдан 20,5 мең га тәшкил итә. Бүген әлеге юнәлеш буенча югары күрсәткечләр Әлки районында күзәтелә - 9,1 мең га. Шулай ук, тукландыру эшенә Апас, Кама-Тамагы, Лаеш, Тәтеш, Чистай аграрийлары да кушылды.
Республика кырларында күпьеллык үләннәрне тукландыру 20,6 мең гектарда башарылган. Зәй һәм Чистай районнарында исә әлеге күрсәткеч 2,1 мең гектраны тәкшил итә, аксубайлылар да алардан калышмый - 2 мең га мәйданда эш башкарган.
Шулай ук, республикада симәнә материалларын агулау эшләре дә алып барыла. Бүгенге көндә әлеге эш 26 районда оештырылган. Актаныш районы актив эш алып бара, биредә - 2,7 мең тонна симәнә каралган. Гомумән ТР буенча 12,3 мең тонна симәнә агуланган.