Фәкать фән кушканча эшлибез

2013 елның 9 апреле, сишәмбе

Теләче районының “Җәләлиев” крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән булдык. Биредәге эшнең оештырылышы, аның күркәм нәтиҗәсе аларга күргәзмә әсбап сыйфатында күрсәтелде. Чөнки фермада кайсы якка карама – яңалык. Мөгаен, аның беренчесе, азыкның терлекләргә фәнни нигездә балансланып, микро, макро элементларга баетылып бирелүендәдер. Азыкның күләме сыерларның продуктивлыгына карап салына. Шунысы игътибарга лаек, төрле әчеткеләр, печән, салам, силос, фураж катнашмасы миксерда туралып, тетелеп бирелә. Сыерлар алдында 15-20 сантиметрлы кукуруз таяклары күрмәссең. Кызганыч, бу күпчелек фермаларда шулай. Сыерның сөте телендә дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер. Кайбер фермалардагы кебек ордым-бәрдем чәчелгән печән яки башка төр азык өелеп әрәм булып ятмый. Сакчылык дигәннәре менә шуннан башлана да инде.

Яңа туган бозаулар бүлегендә дә һәр нәрсә урынында. Бозауларга мөнәсәбәтнең нинди булуы бинага килеп керү белән күзгә ташлана. Элеккеге өйчекләрне сүтеп атып, чистартып, дезинфекция үткәреп, торакларны җилләткәннәр. Биредә сулыш алулары икенче. Бозауларның алларында нинди генә төр ризык юк! Печән һәм файдалы үләннәрнең генә дә дистәдән артык төре бар. Мондый шартларда фермада бер бозауны да югалту да үзенә күрә бер гадәттән тыш хәлгә әйләнергә мөмкин. Ферманың, гомумән, авылның киләчәге шушы яңа туган  базаларда, ләбаса. Сөбханалла! Берүк күз тимәсен, чабактай ялтырап тора үзләре.

- Америка ачканыбыз юк! Фәкать фән кушканча эшлибез. Шулай булмаса, эшкә тотынып торасы да юк. Аннан, бирегә килеп эшли башлаганыбызга да нибары өч кенә ай. Тау күчергәнебез юк. Милекчебез белгечләр, эшчеләр иҗади эшләсен кирәкле җаһазлар өчен акча кызганмый. Шул исәптән сөтнең сыйфатын лаборатория шартларында тикшерү, ясалма орлыкландыру, башка төрле препаратлар, җиһазлар өчен дә. Башкача югары нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Югары нәтиҗә исә – югары хезмәт хакы дигән сүз инде ул, – диде тыйнаклык күрсәтеп хуҗалык идарәчесе Илдус Гайнуллин.

Кыскасы, “Җәләлиев” крестьян-фермер хуҗалыгы сөтчелек һәм итчелек фермасында башкаларга үрнәк итеп куярлык хәлләр байтак. Авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре белән бергә Шәтке фермасына ясалган экскурсиябез, район Советының утырышлар залында ферма мөдирләре, зооветеринария белгечләре, ясалма орлыкландыру техниклары катнашында узган семинар-киңәшмәнең практик өлеше иде. Ә пленар өлештә исә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, идарәнең терлекчелек буенча консультанты Җәлил Һидиятуллин терлектәге өч айлык (1 кварталга) эшкә йомгак ясады. Алар белдергәнчә, тармакта проблемалар җитәрлек. Җитештерелгән продукциянең, терлекләрнең баш саннары кимлеге белән генә түгел, кадрлар кытлыгы буенча да. Яшьләр нигәдер авылда калырга атлыгып тормый. Югыйсә, эш шартлары, яшәү өчен мөмкинлекләр бар. Хәер, бу кадәресе районыбызның Казан шәһәренә якын урнашуыннан килә булса кирәк. Докладчылар тарафыннан урыннарда эшкә карашның керәле-чыгалы яки хезмәт дисциплинасының ифрат дәрәҗәдә түбән булуы, кеше факторы дигән төшенчәгә төкереп каравыбыз, хезмәт хакларының вакытында түләмәве һәм терлек азыгының ташка үлчим булуы турында кат-кат әйтеп үтелде. Соңгысы хакында:

- Әче сенаж ашатып кына мул продукциягә дә өмет итеп, бозаулар үлемен дә киметеп булмаячак. Азыкның терлек организмына балансланган хәлдә керүе шарт. Кызганыч, кайбер фермаларда әче сенаж белән печәнне иллегә-илле микъдарендә бутап та бирә белмибез, – диде ачынып Җәлил Һидиятуллин.

Хуҗалыкларның төп кереме сөттән булганлыктан, “Җәләлиев” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчелегенең, белгечләренең күпчелек вакыты ферма да үтә. Көндезен дә, кичен дә шунда алар. Бу кыш көне бигрәк тә мөһим. Өстәвенә, сыерларны көнгә өч тапкыр савуга күчкәннәр. Фермада хезмәт хакы эш нәтиҗәсенә карап бирелә. Бу айда гаиләңә күпме акча алып кайтачагыңны белеп торасың. Ике сменалы эшкә күчкәч, тора-бара яңа тораклар төзелгәч (яңа милекченең андый нияте дә юк түгел!) ферма тирәләре генә түгел, Шәтке авылы да танымаслык булып үзгәрер әле.

"Теләче"

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International